Баш бит » Иҗат җимешләре » Шигырьләр

Гомергә
14.09.2016, 19:56

Агасың, әй гомер, юк сиңа мөһләт;
Гаепле мин, куялмыйм сиңа кыйммәт.

Синең алтын минутларыңны бушка
Сарыф кыйлдым әрәмгә яз вә кышта.

Ачы аһлар эчендә көн дә, төн дә
Янып, әрнеп күңел ямсез төтенгә.

Өмид күгемдәге йолдыз атылды,
Суык тәкъдир минем күңлем катырды.

Хыял бакчамдагы гөлләр өзелде,
Йөрәккә зәмһәрир уклар тезелде.

Минем изге теләкләр очты җилгә,
Ачы яшьләргә шәфкать итми кем дә.

Мин инде монда һич аклык табалмыйм:
«Ахыргы дулкының тизме кагар?» — дим.

Ахыргы дулкыныңны тик көтәм мин:
«Агыз тәнне, җанны күккә күтәр!» — дим.

Бүлек: Шигырьләр | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Гыйффәт туташ, Заһидә бурнашева, әдәбият, иҗат
Караулар: 368 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar