Баш бит » Иҗат җимешләре » Шигырьләр

Әнигә хат
27.08.2016, 21:05

1
Йөрәк каның белән миңа рәнҗеп,
Хәсрәтләнеп, егълап көясең:
«Төпчек кызым, изге юлдан таеп,
Азып-тузып йөри», – диясең.

Гарьлек белән тулган ана күңле
Әрни кайгы-хәсрәт эчендә.
Иренләрең тетри, күзләреңдән
Яшьләр ага көндез, кичен дә.

 2
Беләм, әнкәй, беләм, авыр сиңа.
Миндән күп өмидләр иткәнсең:
Бай йортлардан килгән яучыларны,
Туйларымны өзлеп көткәнсең.

Казан-табак, аш-су тирәсендә
Маугып гомер итәр дигәнсең;
Дин-гадәтләр колы – тыйнак кына
Бер абыстай булыр дигәнсең.

 3
Үтәмәдем, әнкәй, теләгеңне...
Кеше дигән гали исемне
Түбәнсетеп яшәү мөмкин түгел,
Әсир итеп ирекле хисемне.

Синең юлың мине артка өнди –
Көзге төндәй кара тормышка.
Нәфрәт уты белән мин чыгамын
Ул тормышка каршы сугышка!
                                                            1916

Бүлек: Шигырьләр | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Гыйффәт туташ, иҗат, Заһидә бурнашева
Караулар: 466 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar