Баш бит » Иҗат җимешләре » Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан » Күренекле татар кызлары

Фәрханә Алушева
26.09.2016, 21:17

 Ф.Алушева - Ф.Әмирханның якын дусты булган укытучы Ризван Алушевның тормыш иптәше. Ул 1886 елда Себердә хезмәткәр гаиләсендә туа. Элек күп еллар Себердә Ачинск шәһәрендә, совет чорында Башкортстанда укытучылык итә һәм пенсиягә чыга. Ризван белән Фәрханә Алушевлар күп еллар Ф.Әмирхан белән хат алышалар. Ф.Алушеваның "Фикер" газетасында басылган мәкаләләре үзләренең үткен эчтәлекле булулары белән аерылып торалар. Ул инде хатын-кызны ачыктан-ачык көрәшкә чакыра: "Хөр булуны теләсәгез, вакыт кичекмәстән үзегез иркенлек алырга тырышыгыз. Патша думасыннан, буржуазиядән азатлык көтү - ялгыш хыял ул, - ди. - Дума депутатларыннан азатлык турында һичбер нәрсә көтәргә ярамый. Һичбер бай хезмәтчесенең файдасына вә һичбер бояр крестьян тормышының яхшыруына тырышмый!"

    Ф.Алушева хатын-кызлар азатлыгы проблемасын дин-шәригать кушканча түгел, бәлки җәмгыятьнең материаль тормышын үзгәртү нигезендә хәл итү зарурлыгынг аңлата. Хатын-кызларның акыл, фикер йөртү өлкәсендә ирләр кебек үк сәләтле булуын күрсәтеп, аларны азатлык өчен көрәшүче ирләр сафына өнди. Ф.Алушева киләчәккә өмет белән карый: "Күп вакыт кичмәс, татар хатыннарының хәзерге мәгыйшәте вә куркыныч хәятлары музәханә вә театр кичәләрендә генә калачак", - дип ышана. Ул 1958 елда Уфада үлә.

Бүлек: Күренекле татар кызлары | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Фәрханә Алушева
Караулар: 383 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar