Баш бит » Иҗат җимешләре » Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан » Күренекле татар кызлары

Галимә Рәхмәтуллина
25.09.2016, 20:49

Галимә Рәхмәтуллинаның "Аналарга яднамә" дигән әсәре 1903 елда, "Иҗмагъ ишеге" 1906 елда басыла. "Аналарга яднамә"дә ул бала тәрбиясе турында яхшы киңәшләр бирә. Баланың тирә-юне, иптәшләре аның тәрбиясенә зур йогынты ясавы турында яза. Баланың кулына акча бирү, аны артык иркәләү бала тәрбиясендә кире нәтиҗәләргә сәбәп булуы турында сөйли. Балага атаклы кешеләр, тугры адәмнәр хакында язылган хикәя-китаплар укуның әһәмиятен күрсәтә.

  Галимә Рәхмәтуллина "Иҗмагъ ишеге"(1906) дигән китабында көнчыгыш әдәбиятыннан файдаланып язылган бер хикәя урнаштыра. Хикәядә күрсәтелгән урын һәм персонажлар чит географик җирлектән алынган. Туренка тавында бик күп еллар гомер итүче бер шәех янына өч мөсафир килеп туктый. Аларның исемнәре үк нәрсә эзләп йөрүләре турында сөйли. Картракларыннан булган Гакыл исемлесе мең елдан бирле Хакыйкать дип исемләнгән атасын эзли һәм барлык кешеләрнең дә акыл белән эш итүләрен, бер-берсенә дус булып яшәүләрен күрәсе килә. Ләкин ул аны таба алмый.

    Шуңа кушылып, Каһәретдин исемлесе: "Мин дә, кардәшем Гакыл кебек, дөнья халкы арасыннан куылдым... Патшалар вә аларның янында вәзирләр вә мәмләкәт хөкемендә казыйлар вә мөрит тәрбиясендә ишаннар, мәхәллә тәрбиясендә муллалар сәбәбе илә дөнья халкы бозыклык дөньясына гарык булды", - ди.

     Өченче туганнары булган Гаделетдин сүзне болай дәвам иттерә: "Күпме гадел нурыны вә гадел хәятыны дөнья тәрбиясенә аңлатсам да, һич бәндәләргә тәэсир бирә алмадым. Адәм балалары бердәй күрелеп, бәндә үзен башка милләтләрдән вә яки җенесләрдән артык күрмәсен. Мәгыйшәт, дөнья тереклегендә аларга якын, дус булсын... Нәсел аермасы вә җенес үзлеге игътибарга алынмасын. Мәгәр хезмәт ияләре йөзендә аларның күркәм сыйфатлары, ягъни иҗтиһат, ният, гамәлләре - халык файдасына хезмәтләре игътибарга алынмак лазим".

     Вакыйганың чит географик обстановкадан алынуы, персонажларның әкият геройлары кебек сөйләүләре монда фикерне уздыру чарасы булып кына тора. Язучы шунда уздырылган фикерләр ярдәмендә үз вакытындагы гаделсезлекләрне тәнкыйть итә. Әсәр ахырында китерелгән халыклар арасындагы тигезлек, дуслык идеяләренең яклануы, халык файдасына  гына булган хезмәтләр генә игътибарга алынырга тиешлегенә басым ясап күрсәтелүе аеруча игътибарга лаеклы. Бу инде әсәрнең заман сулышы белән сугарылганлыгы турында сөйли.

Бүлек: Күренекле татар кызлары | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Галимә Рәхмәтуллина
Караулар: 586 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar