Баш бит » Иҗат җимешләре » Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан » Күренекле татар кызлары

Галимәтелбәнат Биктимерова
21.09.2016, 18:56

(1876-1906)

      Казан өязе Кышлау авылында мулла гаиләсендә туа. Ул ирләр мәдрәсәсендә укытыла торган дәресләрне атасыннан ала. Үзлегеннән гарәп теле һәм әдәбияты белән таныша. Русча өйрәнеп, хисап, география фәннәре белән дә кызыксына. 1895 елда, иргә чыгу уңае белән, Касим өязе Яубаш авылына күчә, анда кызлар мәктәбе ачып, укытучылык итә. Бер үк вакытта язучылык эше белән дә шөгыльләнә. 1892-1903 елларда аның "Тәргыйбелбәнат", "Хөснел-васия" һәм "Мөгаширәт әдәбе" исемле әсәрләре басылып чыга.

     "Тәргыйбелбәнат" исемле китабында ул кыз балаларны укытуның кирәклеге турында яза. "Мөгаширәт әдәбе" әсәрендә хатыннар белән ирләр, каенана һәм киленнәр, үги аналар һәм үги балалар арасындагы кире мөнәсәбәтләрне бетерү юлларын күрсәтергә омтыла. Тормыштагы начар күренешләрне бетерү өчен гыйлем-мәгърифәтне киң җәелдерергә димли.

     1905 елгы революөия иреккә сусаган татар хатын-кызларын да канатландыра. Аларның алдынгырак карашлы вәкилләре матбугатта үз фикерләрен язып чыга башлыйлар. Шундыйларның берсе булган Г.Биктимерова революцияне шатланып каршы алуы турында аерым шигырь яза.

     Ул шигырендә Биктимерова "Наданлык бакчасына революция үлем алып килде, халыкның үзе теләгәнчә яшәвенә, язучыларга үз фикерләрен язарга мөмкинлек туды" - дип җырлый. Ул хатын-кызларны укыту кирәклеге турында мәкаләләр яза. Укытучылар хәзерләү өчен ике еллык кызлар мәктәбе оештыруга теләге барлыгын белдереп, мәктәпнең уку планына география, табигать, тарих фәннәрен кертмәкче була. Ләкин ул теләгенә ирешә алмый. 1906 елның ноябрендә вафат була.

Бүлек: Күренекле татар кызлары | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Галимәтелбәнат Биктимерова
Караулар: 495 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar