Баш бит » Иҗат җимешләре » Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан » Күренекле татар кызлары

Газизә Сәмитова
25.09.2016, 20:19

 Газизә Сәмитова 1862 елда, Астрахань өлкәсенең Ташлыяр авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә туа. Ул чорда әдәбиятка килгән татар хатын-кызлары мәгърифәт, кыз балаларны дин күләгәсендә тәрбия итү мәсьәләләре турында гына язган булсалар, Сәмитова, тагын да алгарак китеп, үз шигырьләрендә хатын-кызлар азатлыгы мәсьәләсен яклап чыга. Тик ул да азатлыкны үзе теләгән кешегә кияүгә чыгу хокукы белән генә чикли. 

  Газизәне ата-аналары сөйгән егетеннән аерып, үзе теләмәгән кешегә бирәләр. Бу хәл кызда тирән яра - әрнү калдыра. Ул гомере буена сөйгән егетен оныта алмый.

    Шагыйрә үз иҗатында татар хатын-кызының хәсрәтле тормышын, ирексезлеген халык поэзиясе рухында һәм үлчәмендә сурәтләп, болай ди:

Түзәмен авыр булса да,

Еламыйм күңелем тулса да,

Кайгырмыймын гомер үткәнгә,

Үкенәмен зая киткәнгә...

   Үз тормышының караңгылыкта үтүенә борчылып шигырьләр язган бу укымышлы кыз да хокуксызлыкка каршы көрәшергә көч таба алмый.

   Ләкин күпме генә сабыр итеп тормасын, күңеле тынычланмый, аның хәсрәте җыр булып ташып чыга:

Кайгым да артканга түзәлмичә

Йыр чыгарып йырлыйм хурланып...

   Бу, әлбәттә, татар хатын-кызларының күпләре өчен уй-хисләрен гәүдәләндерүнең бердәнбер чарасы булды.

Бүлек: Күренекле татар кызлары | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Газизә Сәмитова
Караулар: 471 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar