Баш бит » Иҗат җимешләре » Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан » Күренекле татар кызлары

Маһруй Мозаффария
15.09.2017, 17:05

1905 елгы революциягә кадәр үк мәкаләләр, шигырьләр белән чыгып, күтәрелеш елларында матбугатта һәм иҗтимагый эшләрдә актив катнашкан язучыларның берсе була.

М.Мозаффария 1873 елда Тәтеш өязе Тормы авылында мулла гаиләсендә туа. 1901 елда, тормышка чыгу уңае белән, Казанга күчеп, баштарак үз өендә, аннан соң русча-татарча кызлар мәктәбендә татар теле укыта. Казанда яңа метод белән укытучыларның беренчесе буларак, җәмәгатьчелек игътибарын казана.

Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң да ул укыту-тәрбия өлкәсендә эшли. 1920 елда Казан хезмәт ияләре аны шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар.

1901 елда Маһруй Мозаффариянең "Нәсихәтнамә" исемле китабы басыла. Аның "Казан мөхбире" һәм "Әльислах" газеталарындагы шигырьләре ул чордагы җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына. Ул бу шигырьләрендә хатын-кызларның шәхси иркен богаулап килгән традицияләргә каршы көрәшкә чакыра.

М.Мозаффария 1901-1916 елларда чыккан газета һәм журналларда хатын-кызлар арасында аң-белем тарату, гаиләдә һәм мәктәпләрдә гигиена кагыйдәләрен куллану һәм бала тәрбиясе темасына күп мәкаләләр яза.

Г.Тукайның үлүе уңае белән, "Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кызлар галәменә тәэсире" дигән мәкаләсендә М.Мозаффария болай ди:

"Тукаевның аз гыйбарәләре, күп мәгънәле хатын-кызлар галәменә даир булган берничә сатыр шигыре безнең йөрәгебезгә ялкын кебек тәэсир итте... Шул шигырьләр тәэсире илә безнең сүнгән хиссиятебез баш күтәрде, балкыды. Инде ул янар, ул мәңге сүнмәс".

 

Бүлек: Күренекле татар кызлары | Өстәде: Laysan | Теглар: Маһруй Мозаффария, күренекле татар кызлары, татар хатын-кызлары тарихыннан
Караулар: 828 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar