Баш бит » Язмалар » Язмалар

"Ирләр шагыйрь булса, бездә дә шагыйрә бар..."

(Гыйффәт туташ – Заһидә Бурнашева)

    Татар әдәбиятының тиңе күрелмәгән тизлектә үсеш алган чоры - егерменче гасыр башы. Бөек Тукай берничә ел эчендә, татарлар гомер сөргән төбәкләрдә генә түгел, бәлки бөтен төрки дөньяга танылып өлгерә. Исхакыйлар, Әмирханнар, Ибраһимовлар, Камаллар әдәбиятыбызның алтын фондына кергән әсәрләрен тудыралар. Болар әдипләр, шагыйрьләр - татарның ир-егетләре...

Чорның әдәби мирасы турында сөйләгәндә күңелне горурлык хисләре биләп ала икән, моңа тагын бер сәбәп бар. Егерменче гасыр башында әдәбият мәйданына бер төркем шагыйрәләр, әдибәләр дә килеп керә. Әле 1907 елда ук Маһруй Мозаффария «Мәшһүр хатыннар» исемле шигырендә «Ирләр шагыйрь булса, бездә шагыйрә бар» дип язып чыга. Бу сүз уйнату гына түгел. Әйдәгез, 1905-1917 елларда төрле тарафларда чыккан татар гәҗит һәм журналларына күз салыйк. Нәрсә күрәбез соң? Аларда язышкан авторлар арасында татар хатын-кызлары да әледән-әле очрап тора. Дөрес, кайберсе берәр генә шигырь яисә хикәясен бастырып өлгерә, икенчеләре исә үз әсәрләрен китап-рисаләләр, шигырь җыентыклары рәвешендә укучы кулына тапшырган. Боларның иҗатын өйрәнүгә, халыкка җиткерүгә заманында профессор Мөхәммәт Гайнуллин зур өлеш кертте. Мәсәлән, ул төзеп чыгарган «Өмет йолдызлары» исемле җыентыкка унтугыз шагыйрәнең, прозаик һәм публицист-журналист хатын-кызларның шигырьләре, хикәя һәм мәкаләләре, тәнкыйть язмалары кертелгән. Хәер, китаптан читтә калганнары да бар әле.
Бу урында шундый иҗат әһелләренең тик берсе хакында гына сөйләп үтәргә телим: ул - Гыйффәт туташ. Мондый имза белән әсәрләрен бастырган шагыйрәбезгә 100 ел тулуын белеп тә дәшми калу әдәбият тарихын тикшерүчеләрне һич тә бизәмәс иде. 
Гыйффәт туташның мулла кушкан исеме - Заһидә. Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева. Мишәр ягыннан күтәрелгән шагыйрә. Туган авылы - Әҗе, хәзер ул Рязань өлкәсенә керә. 1895 елның 19 октябрендә дөньяга килгән бу кызның балачагы шактый кадими фикерле әти-әниләре кулында уза. Шуңа да карамастан, ул кызыксынучан, кыю булып үсә. Китап укырга ярата, бик яшьли шигырьләр яза башлый. Бераздан Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә нәшер ителгән «Ил» гәзитенә даими язышучы булып китә. Монда чыгып торган шигырьләре, кыска гына вакыт эчендә басылган өч җыентыгы аны Октябрь алды еллары татар шигъриятенең күренекле вәкиле итеп танытып өлгерә.
Хәер, аның исемен татар җәмәгатьчелегенә танытуда икенче бер вакыйга да мәгълүм роль уйнаган. 1915 елның 6 сентябрь санында «Вакыт» гәзите яшь авторның «Идарәгә мәктүбе»н - «Мәрхәмәт наменә бер үтенеч» исемле мөрәҗәгатен (идарә - редакция) бастырып чыгара. Егерме яшьлек авыл кызы шундый гайре табигый булган юлны ни өчен сайлап алган соң? Чөнки аны туган йортындагылар - «яшьтән тәрбия күрмәгән ана вә иске фикерле ата» җәберлиләр: шигырь язуы һәм матбугатта чыгаруы өчен кыямәтләр куптаралар, китаплары яндырыла, үзе өйдән чыгармый тотыла, тиргәлә, сүгелә. Түзеп торырлык хәл калмагач, ул туган йортын ташлап чыга (полиция ярдәмендә). Әнисенең «Ул минем акчамны урлап чыга торгандыр» дигән сүзенә карап, хәтта ки аны тентиләр дә әле. Ана кеше моның белән генә тынычланып калмый, волость идарәсенә барып: «Кызым фәхешханәгә бара. Төркиягә кача», - дип гариза бирә. Туган авылында - Әҗедә торырга аңа фатир табылмый, һәм Заһидә Бурнашевага икенче бер авылда гына сыену урыны килеп чыга.
«Вакыт» гәзитенең бу саны чыккач та, татар вакытлы матбугатында яшь шагыйрәгә теләктәшлек белдергән шигырьләр, публицистик чыгышлар басыла башлый. Аның бу кыю адымын ул чорның шагыйрьләре һәм шагыйрәләре, әдипләр, журналист-публицистлар хуплый. Гыйффәт туташ үз шигырьләрен 1910 елларда, унбиш яшеннән үк яза башлый, татар укучысы, әдәби җәмәгатьчелек каршында танылуы 1914-1915 елларга туры килә. Аның шигъри фикерләвендә, сурәтле сөйләвендә дидактика, үгет-нәсихәтчелек әлләни сизелми. Ул күңелендәген яза, күңелен ача. Рухи дөньясы шул чор тормышы тудырган нурсызлык, рухсызлык, өметсезлек күренешләре белән кискен каршылыкка керә. Шагыйрә вакыт-вакыт золмәттән, кара төннәрдән зарланып алса да, аның күңелендәге өмет йолдызын шыксыз болытлар каплый алмый.

Туктамас күңлем очудан, 
Яшь йөрәк ярсыр әле; 
Изге ак нурлар сибеп, 
Йолдызларым балкыр әле. -

дип башлап китә ул, мәсәлән, «Дулкынлы йөрәктә» исемле шигырен. Гыйффәт туташ шигырьләрендә лирик герой туктаусыз эзләнеп «яши», әмма тормыш каршылыклары арасында, катлаулы хисләр дөньясында югалып калмый. «Тарсыну» шигыре бу сүзләремә дәлил булыр кебек:

Яшим читлек эчендә:
юк миңа ямьле көннәр, 
Караңгы дүрт ягым. Юк,
ичмасам, йолдызлы ак төннәр. 
Әсир күңел, әсир җан-тән;
һава тынчык, йөрәк сүнгән. 
Янам ялгыз, көям ялгыз, берәү юк
күз яшем силгән (сөрткән). 
Ничаклы талпынып баксам да,
юк миңа нәҗат (котылу) бер дә; 
Шулай да түзми күңеле
эстәми тормакны тар җирдә... 
Яши ул дәрт белән, төшми,
егылмый ул, һаман рухлы; 
Аңар тәмле хыяллар
күрсәтәләр алда нур-утны.

Гыйффәт туташның шигъри мирасында табигать күренешләрен лирик хисләр белән оста үреп биргән әсәрләр дә очрап тора. Гомумән дә, аның сәнгати фикерләвенә ай, йолдыз, кояшлы көн, сандугач, яз, көз образлары килеп керә, ләкин алар, традицион сурәт булсалар да, сизелерлек яңарып, моңа кадәр поэзиябездә чагылмаган яклары белән ачыла.

Йөзен ачкан булып кайчан 
Ае чытлыкланып балкый. 
Димен: «Юк, ак юлым, кайтмам, 
Нурыңа алданып калмыйм,» -

кебек юлларда шагыйрәнең башкаларны кабатламыйча шигырьдә үз сүзен, үзенчә әйтергә теләвен күрәбез. «Көз» шигыренә дә укучы күңеленә үтеп керерлек сурәтлелек хас.

Караңгы көз,  һава салкын, томанлы,
Сибә җиргә болыт карны, буранны.
Агачлар да тонып беткән — каралган;
Коелган барча яфраклар - таралган.
Йөзен чыткан кыры да, урманы да;
Күз уйнатмый шаярып кызлары да.

Октябрьгә кадәр шигырьләрен «Гыйффәт», «Гыйффәт туташ» имзалары белән бастырган, актив табигатьле Заһидә Бурнашева 1918 елда коммунистлар партиясе сафына керә, бераздан күренекле җәмәгать эшлеклесенә әверелә (шигъри иҗаттан читләшә, билгеле). Ул — Сәмәркандта чыгарыла башлаган «Михнәттәшләр тавышы» гәзите мөхәррире, Төркестан коммунистлар партиясе Үзәк комитетының хатын-кызлар бүлеге мөдире. III Интернационал конгрессында да катнаша ул, берара партия Үзәк комитетында инструктор булып эшли.
Заһидә Бурнашева 1933 елдан соң Кыргызстанда яши, ә инде пенсиягә чыккач, 1952 елда Казанга кайта. Ул безнең арабыздан 1977 елның 6 ноябрендә китте.
З.Бурнашеваның 1917 елдан соңгы сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген, тоталитар режим шартларында барганга күрә, кызыллык күренеше итеп бәяләргә ашыкмыйк. Ул — якты тормыш килеренә ихлас күңелдән ышанып, кешеләрдә, бигрәк тә хатын-кызларда (аеруча Урта Азия халыклары арасында) иҗтимагый активлык сыйфатларын тәрбияләүгә бөтен көчен куйган, мәгърифәт эшенең нәтиҗәлегенә омтылган зур шәхес.

1995

 (Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: "Габдулла Тукай" энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111 б.)

 

Чыганак

Бүлек: Язмалар | Өстәде: Назлыгөл (14.09.2016)
Караулар: 79 | Теглар: Заһидә бурнашева, Гыйффәт туташ | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar