Баш бит » Язмалар » Язмалар

Нәҗип Гасрыйның әдәби-тәнкыйди эшчәнлегендә З.Бурнашева (Гыйффәт туташ) шигърияте .

Казан. Т.Ш.Гыйлаҗев.

ХХ – Х!Х гасыр чикләрендә Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, С.Рәмиев, Дәрдемәнд һ.б. масштаблы, олы фигураларның киң- кырлы эшчәнлеген өйрәнүне тирәнәйтү, яңарту юнәлешендә зур казанышларыбыз булган кебек, “икенче дәрәҗә”дәге язучыларның, тәнкыйтьче-галимнәрнең, фикер ияләренең тормыш юлын барлауда да, фәнни күзаллауда да мәгълүм уңышларга ирешелде. Мәсәлән, С.Сүнчәләй, Г.Сөнгати, Г.Монасыйпов, М.Кайбышев, Ә.Биктимеров, Ф.Туйкин һ.б. Әмма Яңарыш чоры әлеге исемнәр, шәхесләр белән генә чикләнми. Вакытлы матбугатны, китап битләрен актарган саен, яңадан-яңа имзалар, тәхәллүсләр барлыкка килә. Шундыйлар арасында Нәҗип Гасрый да бар. Төрле чыганакларда аның тормыш һәм иҗат юлы хакында гомуми планда әйтелеп кителә, я булмаса исеме теге яки бу әдәби күренеш, мәдәни вакыйгалар уңаеннан телгә алына. 1910 еллар татар әдәби-мәдәни тормышында кайнаган, вакытлы матбугат битләрендә актив язышкан, татар халкының иҗтимагый-рухи, әдәби-мәдәни күтәрелешендә зур роль уйнаган Н.Гасрыйның тәрҗемәи хәле һәм әдәби-тәнкыйди хезмәтләре махсус тикшерелүгә бик тә лаек.

Нәҗип Гасрый (Мәүләбирдиев Мөхәммәтнәҗип Аллабирде улы) 1886 елда Әстерхан волосте Казы авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Әстерханда гимназия тәмамлап, белемен күтәрүне ул Истанбул университетының әдәбият факультетында дәвам итә. Россиягә кайткач, 1913 елда Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшли, шәкертләргә татар әдәбиятын укыта. Соңрак бераз вакыт Петроград һәм Мәскәүдә яшәп, Гаяз Исхакый тарафыннан чыгарылган газеталарда эшли. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, үз ягына кайтып, туган авылында тора башлый. Анда берничә ел яшәгәч, Мәскәү шәһәренә күчә. 1925 елдан соң Үзбәкстан югары уку йортларында эшли. Дәһшәтле репрессия корбаннарының берсе була. Сәламәтлеге зәгыйфьләнгән Н.Гасрый 1937 елда төрмәдә сорау алу вакытында вафат була.

Н.Гасрыйның иҗат активлыгы 1910 елларга туры килә, үз каләм көчен төрле өлкәләрдә сынап карый һәм тиз арада күренекле журналист, тәнкыйьче, публицист, әдип, педагог буларак таныла. Күләмле, тирән фикерле монографик, теоретик мәкаләләр, әдәби портрет, рецензия, рецензия-мәкалә жанрындагы язмалар белән “Борһане тәрәккый” (1906-1910), “Хәмият” (1907-1908), “Мизан” (1908 -1909), “Ил” (1913-1915), “Сүз” (1915-1916), “Безнең ил” ( 1916-1917), “Сарай” (1917-1918), “Аң” (1912-1918), “Йолдыз” (1906-1917), “Идел” (1907-1914) кебек газета-журнал битләрендә “Нәҗип Гасрый”, “Н.Гасрый” , “Мәдрәсәи Хөсәения”дә әдәбият мөгаллиме Нәҗип Гасрый” имзалары белән чыгыш ясый.

Татар халкының күренекле язучылары, зыялы шәхесләреннән: Ш.Мәрҗани, М.Акъегетзадә, И.Гаспринский, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Гыйффәт туташ һәм башкаларның тормыш һәм иҗат юлын тикшергән, әдәбият торышын, үсеш-үзгәреш закончалыкларын гыйльми-теоретик яссылыкта яктырткан, тәнкыйть тарихы һәм поэтикасы, милли мәгариф, әдәби тел-стиль мәсьәләләренә караган мәкаләләре бар: (“Әдәбиятыбыз мөнәкъкыйдкә мохтаҗ” (“Ил”.- 1913.- 14ноябрь), “Хисаметдин менла” (“Аң”. – 1915. – № 22-23), “Шимали төрек әдипләреннән Гаяз Исхакый” (1913), “Гыйффәт туташның шигырьләре” (“Ил”. – 1915. – № 81, 84 сан), “Яшьләр хәятеннән бер ләүхә” (“Ил”. -1914. – №10 ), “Исмәгыйль бәк Гаспринский вә гомуми, әдәби тел” ( “Аң”.- 1910. - №24), “Мәдрәсә мәсьәләсе” (“Ил”. – 1914. – 31сан), “Алтын төрек егылды” (“Ил”. – 1914. – 40сан) ) һ.б. Н.Гасрыйның язмалары һөнәри осталык белән аерылып торалар. Тел һәм стиль мәсьәләләренә игътибарның зур булуы аның тәнкыйтен филологик тәнкыйть тибына да якынайта.

Н.Гасрыйның рухи мирасында милли шигърият, аның асылы, гомуми торышы һәм үсеш тенденцияләре, татар поэзиясенең аерым вәкилләре иҗаты хакында язмалар да бар. Шундыйларның берсе З.Бурнашеваның дөнья күргән шигырьләре китабына рецензия-мәкалә жанрында язылып, “Ил” газетасының 1915 елгы 4 , 11 март саннарында басылган “Гыйффәт туташ шигырьләре” дип атала. Ул татар матбугатында хатын-кыз шагыйрә иҗатына багышланган тәүге күләмле язма булуы, татар дөньясында Н.Гасрыйның З.Бурнашева хакында беренче сүзне әйтүе ягыннан да игътибарга лаек.

Яңалыкка, шәхси-рухи азатлыкка омтылышы, әдәби иҗаты ата-анасында кискен каршылыкка очраган З.Бурнашева татар укымышлыларында, милләт хадимнәрендә яклау, сыену урыны эзли. Кыз, туган йортындагы кысу-тыюларга, җәбер-золымга түзә алмыйча, аны ташлап китәргә мәҗбүр була һәм матди, рухи ярдәм сорап, “Йолдыз” газетасында “Мәрхәмәт наменә бер үтенеч” дигән хат-мөрәҗәгать бастыра. Аның аянычлы язмышы күпләр күңелендә кызгану хисләре уята һәм Гыйффәт туташка төрле яклап ярдәм оештырыла. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: бу елларда татар җәмәгатьчелеген Г.Тукай кулыннан төшкән каләмне аның мәртәбәсенә лаек кем дәвам итәр дигән сорау да борчый. Шагыйрә язмышы һәм аның шигърияте тирәсендә уйланулар шушы мәсьәлә белән кушылып та китә. Мәсәлән, телче галим һәм педагог Сәхи Рәхмәти “Гыйффәт туташ мәктүбе мөнәсәбәте илә” язмасында “киләчәктә Габдулла әфәнде урынын тотачагы өмид ителгән Заһидә туташ”(1) ка татар поэзиясен яңа биеклекләргә күтәрүдә зур өметләр баглый. Шундый эчтәлектәге бәя-хөкемнәр Н.Гасрый рецензиясендә дә урын ала. Милли шигърияттә талантлар, поэзиянең перспективасы, сәләтле шагыйрьләрнең татар поэзиясе күгендә аз булуы турында уйланып, ул болай дип яза: “Тукайның шигыребездәге вә шигыребезнең өслүбен эшләргә сызганып керешкәндә генә үлеп китүе, аның урынын тутырырлык бер шагыйрьнең җитешмичә торуы шигырь вә санаигы нәфисә бабында безне шулай уйларга мәҗбүр итә” (2).

Язманың башлам өлешендә Н.Гасрый поэзия, аның асылы, сәнгатьнең башка төрләреннән , әйтик музыка, рәсем, скульптурадан аерымлыклары, милли шигъриятнең үсеш тенденцияләре турында үз карашлары белән уртаклаша. ХХ гасыр башларында сәнгатьнең бу төрләрендә, әкренлек белән булса да, кузгалу, уңай якка үзгәрешләр күзәтелү билгеләнә. Алар татар халкының яңарыш хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә карала. Ул шигырь язу өчен музыка коралы да, буяу-фәлән дә кирәк түгел, ә хис-хыялга бай йөрәк тавышы ишетергә, матурлыкны күрә белергә сәләтле каләм кирәк дигән карашта тора: “Вакыйгъда (чынлыкта), шигырь санаигы нәфисәнең (нәфис сәнгатьнең) мусыйкый (музыка), рәсем төрләреннән күп мөкәммәл (камил), бинаән галәйһи (шуңа күрә) күп авыр булып, анда рәсем белән мусыйкый да ифадә ителгәнгә (аңлатылганга), шагыйрь булу өчен мусыйкый шинас (музыкант) вә рәссам ук булмасаң да, һәр хәлдә табигый ләүхәләр (күренешләр), рухи күренешләрнең нечкәлекләрен күрә, сизә белергә, самигаң (ишетү куәтең) милли телнең аһәңен эләктерүдә хатасыз булырга кирәк”(2).

Тәнкыйтьче язучылык һөнәре, шагыйрьлек сәләте, талант турында уйланганда, Г.Ибраһимов нигез салган “рухиятчеләр” мәктәбе сызыгына төшеп, аның табигать тарафыннан бирелүен, илаһи көч булуын ассызыклый һәм шул ук вакытта талантның тәрбия ителүен, гыйльми-нәзари мәгълүмат белән ныгытылуын да зарури шарт буларак карый: “Табигать, шигъри истигъдатны (талантны) шагыйрьнең мәүҗүдиятенә (яратылышына) бик мул иттереп һәр төрле манигаләрне (каршылыкларны) тишеп чыгарлык иттереп үргән булу өстенә, шагыйрьнең зәүкының тәрбия итүе, аның табигать белән таныштырылуы, аңа кирәкле мәгълүматның бирелүе, аңа шигырь язу сәнгате һөнәренең өйрәтелүе кирәк була” (2).

Язма авторы шушы гыйльми күзаллаулары яссылыгында Гыйффәт туташның әсәрләрен анализлауга күчә. Н. Гасрый З.Бурнашеваның шигырь җыентыкларын 1914 елның шигърият күгендә “моңлы, кадерле йолдызлар” рәвешендә бәяли һәм аны татар поэзиясендә хис-калеб шагыйрәсе, “тойгылар шагыйрәсе” буларак карый: “Гыйффәт туташ мабугат һәм әдәбият дөньясына тәкъдим иткән берничә шигырендә һәрнәрсәдән элек үзен вә үзенең калбе тойгыларын ифадә итте”(2). Шагыйрәнең шәхси, индивидуаль күңел кичерешләрен җырлавына басым ясала. Шул рәвешле Гыйффәт туташның шигърияткә килү, әсәрләренең идея-эчтәлеген билгеләгән кичерешләрнең сәбәпләре күрсәтелә. Авторның рухи халәте белән үрелеп киткән лирик “мин”нең күңел нечкәлеге, нәзеклеге мохит, милли чынбарлыкта хатын-кызның авыр хәле, хокуксызлыгы белән тыгыз бәйләнештә карала. Аның азатлыкка, матурлыкка омтылган күңел дөньясы шул чор татар тормышы, шәхси яшәеше тудырган нурсызлык, рухсызлык, өметсезлек күренешләре белән каршылыкка керә: “Шагыйрәнең нечкәлекләр белән тетрәгән калбенә мохит вә хосусый тормышының кысынкылыгы, тарлыгы тәэсир иткән; аның сизгеч рухы ирексезләнүдән, рәнҗетүдән зарлана: “көннәре төнсез” булып, “күкрәгендә нур балкуына” карамыйча, аның рухы нигәдер рәхәт таба алмый; төнсез көннәр үтеп, “нурлы йолдызлары”н да, тормышның “өзгәләп таптавы”ннан, “язмыш уклары”ның күкрәген яргалап, яшь йөрәген яндыру”ыннан шөбһәләнә. Шагыйрә бу шөбһәләрдән котылырга теләп, киләчәккә өмет белән карарга омтылса да, хатын-кыз дөньясын каплаган пәрдәнең калынлыгы, аның өметләренә ирек бирми, истикъбалга (киләчәккә) әзерлеге юклыгын исенә төшерә; мохит шагыйрәгә киләчәк өчен әзерләнергә ирек бирмәгән, хатын-кыз сыйныфын:

- Сез - хатын-кызлар, сезгә алай ярамый, сезгә болай ярамый ! – дип мыскыл иткән (3).

Н.Гасрый Гыйффәт туташ шигырьләрендә, яшь күңелнең , яшь йөрәкнең нинди генә авырлыкларга очраса да, заман җилләренә бирешмичә, алга, үз идеалына омтылуына игътибар итә һәм аның “Яшь йөрәккә”, “Даһигә” кебек бер төркем шигырьләренә таянып, гомумиләштерү ясый: “Илаһи хәзинәләр, серле хисләр яшеренгән йөрәгенә, үзендә яшеренгән серле хисләре белән нурдан чәчәкләр атып канатланырга, “гали матлаб (теләк) кайда булса, шунда “омтылырга” куша. Калын, катлаулы болытлар өстен каплап, күкләр күкрәсә дә, “кышкы җил”, “ачы шиддәт (көч) белән” ыжгырып аның юлына каршы төшсә дә, яшь йөрәк, үзенең “идеал”га таба ашкынуыннан туктамаска, кара көчкә баш имәскә кирәк” (3).    З.Бурнашева әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше, бизәк-нәкъкашләргә байлыгы, композицион төзеклеге, тел-стиль матурлыгы, тәнкыйтьче анализының икенче сызыгын билгели: “Гыйффәт туташның тарзы ифадә (аңлату рәвеше) вә өслүбе тирән тойгылы, ләтыйф (матур) хыяллар, нечкә рухи тәэсирләрне мөмкин кадәр матур, җыйнак тәгъбирләр белән әйтеп бирергә тырыша; күп вакытта муаффәкъ (уңышлы) буладыр.Өслүбендәге ирекле алым белән йомшак ифадә аның ике зур хасиятедер(үзенчәлегедер), вә шул ике хасият, өслүб эшләнгән саен яктыра барып, туташның мәгънәле шигырьләрен килешле, матур пәрдә булып бизәп торачактыр” (3).

Язма авторы шигырьләрдәге фикер-идеянең мул сүз-сурәтләрдә, тасвирларда гәүдәленешен ассызыклый. Мисалга аның “Читлектәге сандугачка” әсәрен китереп, болай дип яза: “Бу матур ләүхә аркылы “Читлектәге сандугачка” шигыренең татар кызына ирек теләүдән гыйбарәт булган идеясе балкый. Бу матур идеянең “безнең хокукыбызны таптамагыз, безгә ирек бирегез!” дигән хам (тупас) гыйбарәләр белән әйтелмичә, шигъри пәрдәләргә төрелеп ифадә ителүе, кувәи хыялиянең (хыял куәтенең) җитезлеге аркасындадыр”(3). Димәк, Н.Гасрый иҗтимагый-әхлакый фикернең сүз-сурәт, җанлы тасвир аша гәүдәленешен күрсәтеп, шигърияттә матурлыкны, образлылыкны яклый. Күренә ки, тәнкыйтьче әдәби-эстетик карашлары белән Г.Ибраһимовка якын тора. Фәнни терминологиягә мөрәҗәгать итмәсә дә, теоретик әзерлекле тәнкыйтьче Гыйффәт туташ шигъриятендәге ассоциатив образларның, метафорик мәгънәдәге тасвирларның, шартлы-романтик сурәтләрнең муллыгын билгели. Дөрес, бу урында ул З.Бурнашеваның аерым шигырьләрендә, мавыгып китеп, матурлык ноктасыннан ялгыш, урынсыз кулланылган романтик тәгъбирләрнең, образларның күзәтелүен кимчелек буларак күрсәтә: “Ифадәдә романтик тәгъбирләр күбәя торгач, шивә ноктаи нәзарыннан (матурлык ноктасыннан) ялгыш булганнары да килеп чыга: “канат оч”, “яшь төшә”, “төн ябып куйган вакыт”, “яшь һилал”, “ямьле нур” вә башкалар кебек. Вәзен, бәгъзән аксый: “йир аруланган”, “әллә бу рәхәт вакытлымы” вә башка шуның кебек урыннар да сизеләдер. Боларга бераз тәтбикать (яраштыру, килештерү ) соңында бетәчәк кимчелекләр дип карарга кирәк” (3).

Н.Гасрый Гыйффәт туташның басылып чыккан шигырьләре арасыннан “Айлы кичәдә” дигән бер генә пейзаж лирикасы үрнәген таба. Шигырьнең беренче дүрт бәитендә төнге йокыга талган авыл матурлыгы белән хозурланган, аңа сокланган лирик геройның шатлык хисләре сурәтләнә.Әмма әлеге матурлыкка җаны әрнегән лирик “мин”нең авыр күңел кичерешләре каршы куела. Мәкалә авторы шагыйрәнең бу җыентыгында саф пейзаж литрикасы үрнәкләре юк һәм аның әдәби иҗатында иҗтимагый-милли җирлекле күңел лирикасы өстенлек итә дигән нәтиҗәгә килә: “Шагыйрәнең рухы “назлы ай”да “моңлы серләр” генә укый; сәмави (күк) диңгездә энҗе күк тезелгән нурлар аңа серле сөальләр” генә күрсәтәләр, табигатькә карый башлау белән, табигать аңа серләр сөйли башлый. Әлхасыйль (җыеп әйткәндә), ул һәрвакыт калбен тыңларга мәҗбүр. Менә бу мәҗбүрият Гыйффәт туташның шигырьләрендәге бер төрлелекнең иң зур гамәледер”(3).

Әдип рецензия-мәкаләсендә әдәби йогынты, әдәби тәэсир, әдәбиятара бәйләнешләр, ХХ гасырның урталарында фәнни әйләнешкә кергән интертекстуальлек мәсьәләсен күтәрә һәм галим-тәнкыйтьче бу фәнни проблеманы Гыйффәт туташ һәм күренекле татар әдәбияты классигы, шагыйрь Г.Тукай шигъриятләре мисалында карый. Мәгълүм булганча, ияреп язу, нәзыйрәчелек, тәкълидчелек текстара бәйләнешнең бер формасы булып тора: “Урта гасырлардагы Шәрекъ-мөселман әдәбиятлары, шул исәптән татар әдәбияты да тулысы белән интертекстуальлеккә нигезләнгән. Әмма ул заманда “интертекстуальлек” дигән термин булмаган, аның урынына канунчылык, традиционлык дигән төшенчәләр кулланылган. Әдәби традицияләр күчемлеге, дәвамчылык, Шәрекътә төрледән-төрле иярүләр язуда, тәкълидчелектә, нәзыйрәләр иҗат итүдә күзәтелгән. Элгәрге шагыйрьләргә, я булмаса замандашлар әсәрләренә ияреп нәзыйрә язуның да уңга якын төре булган. Гарәп, фарсы, төрки әдәбиятлардагы нәзыйрәчелекне шартлы рәвештә интертекстуальлекнең тарихи бер баскычы һәм төре итеп карарга мөмкин” (4, 57), - дип яза әдәбият галиме Р.Ганиева.

Тәнкыйтьче Гыйффәт туташ шигъриятенә Г.Тукай иҗатының йогынтысы аз булуын искәртә. “Шагыйрә шәхсиятендәге истикълял (иреклелек) аны тәкълидтән саклап алып бара; ул Тукайның шигырьләрен яратып күп укыса да, мәгънә җәһәтеннән аңа тәкълид иткәне сизелерлек түгел; тик өслүбендәге бәгъзән (кайчак) (мәсәлән, “Сәбат”исемле шигырендә) Тукайның тәэсире ялтырап китә” (3) дигән карашта тора.Бу хөкем, безнең фикеребезчә, бәхәсле, дөреслеккә туры килеп бетми. Заһидә Бурнашева - Тукай шигъри бишегендә тәрбияләнгән, “Тукай поэтик мәктәбе” шагыйрәсе. Гыйффәт туташ лирикасы белән Г.Тукай иҗаты арасында эчке-мәгънәви һәм тышкы бәйләнеш бик тә көчле. Шагыйрә үз поэзиясен, иҗат тәҗрибәсен бөек Тукайдан һич тә аермый; киресенчә, шагыйрьнең үзенә ясаган бәрәкәтле тәэсире турында горурланып яза һәм үзен Тукай традицияләре дәвамчысы дип саный:

Тукай абый: “ Һаман, һаман алга бар, - ди, -

Юлда манигъ (киртә) күрсәң, тибеп аудар аны,

Яшь шагыйрьгә курку, өркү харам ул”, - ди

Күтәрергә куша бик авыр тауны” (3), - дип яза шагыйрә “Минем мәктәбем” шигырендә. З.Бурнашева бу әсәрендә, нинди генә шартларга куелуена карамастан, үзен милләткә хезмәткә багышлаган Г.Тукайның “Бер татар шагыйренең сүзләре”ндәге (1907) шагыйрьлек миссиясе, шагыйрьлек вазифасы хакында гамь-уйлануларын тулысы белән диярлек кабатлый.

Гыйффәт туташ рухи мирасында текстара бәйләнешнең цитата, реминисценция, аллюзия төрләре күзәтелә. Аның “Милли көй”, ““Кайчакта”, “Даһигә”, “Ул”, “Бер кисәк”, “Идеал эзләгәндә”, “Шагыйрьгә” кебек шигырьләр шәлкемендә Тукай рухы, аңа форма ягыннан гына түгел, ә фикри-мәгьнәви аваздашлык, Тукай ритмнары, шагыйрь җырларына хас мотив һәм аңәңнәрнең, поэтик сурәт-образларның ярылып ятуы бәхәссез. Аерым алганда, Гыйффәт туташ “Бер кисәк” кыйтгасының атамасы астына җәя эчендә “Тукайга ияреп” дип язып куйган һәм шагыйрьнең “Үз-үземә” (1906) шигыреннән цитата итеп беренче бәитне урнаштырган. Лирик геройның “хисапсыз дәрт, өмид” белән балкыган, әмма шул ук вакытта сызланган күңел дөньясын Г.Тукайның “Ләззәт вә тәм нәрсәдә” (1907) әсәреннән алынган “ямь бар... ләззәт вә тәм бар” дигән реминисценцияләр ярдәмендә гәүдәләндерә. Мондый рухтагы мисалларны бик күпләп китерергә мөмкин булыр иде.

Язманың соңгы өлешендә Н.Гасрый Гыйффәт туташның сәнгатьчә фикерләү үзенчәлегенә үз мөнәсәбәтен белдерә. Шагыйрә әсәрләренең эстетик табигатен тикшереп, идея-эстетик хосусиятләрен барлый. Шигырьләрендә шагыйрә-авторның җаны, рухы, калбе кичерешләре чагылу, образлылык, сурәтлелектән тыш тел-өслүб матурлыгы, сөйләм җиңеллеге, нәфислеге бизмәннәренә таянып, Гыйффәт туташның романтик поэзия вәкиле булуы хакында төп гомумиләштерүләрнең берсен ясый. Татар әдәбиятында яңа тип романтизмны биек үрләргә меңгерәчәк күңелнең хатын-кыз күңеле булуына чын күңелдән сөенә. Шагыйрә каләменең тойгылар әдәбиятында яңа офыклар ачылуга ярдәм итәчәгенә зур өметләр баглый, ягъни милли романтизмның шигърияттә, тезмә әдәбиятта урынлашуы, формалашуы З.Бурнашева исеме, аның иҗаты белән бәйләп карала. Н.Гасрый “Гыйффәт туташ шигырьләре” рецензия-мәкаләсендә үзен тирән мәгълүматлы, теоретик әзерлекле, күзәтүчән тәнкыйтьче итеп таныта.

Әдәбият

1. Рәхмәти С. Гыйффәт туташ мәктүбе мөнәсәбәте илә // Йолдыз. – 1915. – 2 октябрь.

2. Гасрый Н. Гыйффәт туташның шигырьләре // Ил. - 1915. – 5 март ( № 81).

3. Гасрый Н. Гыйффәт туташның шигырьләре // Ил. - 1915. – 11 март ( № 84).

4. Ганиева Р. Нәзыйрәчелектән – интертекстуальлеккә – әңгәмәдәшчелеккә таба // Әдәби мирас һәм текстология. Икенче чыгарылыш. – Казан, 2011. – 56 – 67 б.

10

Бүлек: Язмалар | Өстәде: Laysan (20.08.2016)
Караулар: 62 | Теглар: Заһидә бурнашева, Гыйффәт туташ | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar