Баш бит » Язмалар » Язмалар

Татар кызларының уянуы

XIX гасырның икенче яртысында Россиядә башланган буржуаз үзгәрешләр белән бергә мөселман дөньясын яулап алган җәдитчелек хәрәкәтенең иң нык кызыксыну уяткан ягы – хатын-кыз мәсьәләсе.

Аның җәмәгатьчелеккә тиз арада барып җитүендә татар зыялыларының, бигрәк тә мөхәррирләрнең өлеше зур. Ир-ат язучыларның, хатын-кыз исемен тәхәллүс итеп алып, шигырь-хикәя бастырулары билгеле. Мәсәлән, Галиәсгар Гафуров (Чыгтай) 1905 елда «Тутам» исемле хикәясен «Галимә» тәхәллүсе астында бастырып чыгара. Бу әсәрдә ир хатынының хокуклары турында сүз алып барыла. Мондый геройларны Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан һ.б. язучыларның әсәрләрендә дә очратырга мөмкин. Хатын-кызларның, мөкиббән китеп, шул зыялылар күрсәткән якка атлаулары аларның үзләрендә дә күптән эчке омтылыш булуына ишарәли.
Алдынгы, тәрәккый карашлы кызларга мөселман җәмгыятендә яшәве җиңелләрдән булмаган. Мирза, сәүдәгәр, зыялы хатыннары үзләренең барлык башлангычларында гаилә ярдәменә таянып эш иткәннәр. Белем алса да, театр-кичәләргә йөрсә дә, җәмәгать мәсьәләләрен үз иңенә йөкләтсә дә, ирен ризалатып эшләнгән эш бик хилафлардан исәпләнмәган. Әлбәттә, гади халыкның аларга карата фикере бик үк уңай булмаган. Әмма ул тиргәүләргә мирза-зыялылар һәм эре сәүдәгәрләрнең артык исләре китмәгән. Бу ханымнар, белемле һәм һөнәрле булсалар да, күп очракта матди яктан якланганга күрә, ялланып эшләү, үз көчләре белән акча табу кебек мәсьәләләрдән ерак торганнар. Аларның барча дәрт-дәрманнары хәйрия, мәгърифәт, матбугат эшләренә юнәлгән. «Сугышка чаклы булган хәрәкәтнең алдагы гөруһы, тон бирүчеләре буржуазный бикәләр, аңлы байбәтчәләр иде. Безнең Казанда – Гайшә Юнысова, Зәйнәб Хәсәния, Мәрьям Гобәйдуллиналар, Уфада – мәшһүр Мәрьям бикәләр, – дип яза Галимҗан Ибраһимов. – Бу сыйнфый төс, бу икътисади нигез аларның бөтен программасын Европа мадамнары кебек тәрбия, гыйлем, мәгърифәт, сөюдә – ирек, сәяси хокукта тигезлек шигарьләре астында ясатты... Әмма сугыштан соң, революция вакытында, бу хәрәкәт солдаткалар, эшче-крәстиян эченнән чыккан мөгаллимәләр юлына төште».
Татар феминисткаларның икенче дулкынын исә нигездә гади гаиләләрдә туып үскән кызлар тәшкил иткән. Укуга, һөнәр алырга тырышулары матди бәйсезлеккә омтылу белән дә бәйле. Төпле белем алып, үзаллы яши башлаган туташлар арасында тәрбиячеләр, мөгаллимәләр, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр бар. Соңгылары, әлбәттә, бик аз булган. Шулай да беренче татар табибәсе Разия Котлыярова башлап җибәргән белем юлына ел саен берничә булса да мөселман туташы кереп киткән. Бу кызларның күбесе кияүгә чыгарга өлгермәгән, шул сәбәпле, аларга карата халыкның мөнәсәбәте дә төрлечә була. Мәсәлән, XX гасыр башында Казан өязендә эшләгән бер татар акушеркасын татарлар да, руслар да бик яратып бетермәгән. Христианнар аңа мөселман булганга ышанып бетмәгән, татарларга исә бу табибәнең кияүдә булмавы ошамаган. Урта һәм олы яшьтәге кендек әбиләрен, фәнни белемнәре булмаса да, күбрәк ихтирам иткәннәр.
Татар матбугатында басылган хатын-кызларга, зыялылардан ишеткән мактау сүзләре белән беррәттән, шелтәләрне дә күтәрергә туры килә. Андый кызларны төрлечә каһәрлиләр, иң нык ишетелгәне – «кияүгә беркем алмасын». Шуның өчен булса кирәк, кайбер хатыннар язмаларын беркемгә дә күрсәтмәгәннәр. Әстерхан җирендә туып үскән шагыйрә Газизә Сәмитованың иҗаты үзе үлгәч, 1930 нчы елларда гына ачыла. Гыйффәт туташның (Заһидә Бурнашеваның) иҗади эшчәнлегенә ата-анасы каршы төшә, алар хәтта кызларын ябып та тоталар. Бу гаиләнең тарихы заманында матбугатта зур яңгыраш ала. Заһидә туташ, Мәскәүгә китеп, анда мөгаллимә булып эшли.
Кайбер гаиләләрдә хатынның эш хакы бердәнбер акча чыганагына әйләнгән очраклар да булган. Мәсәлән, Мәҗит Гафури үз хатирәләрендә, тормыш иптәше Зөһрә 1911 елда мөгаллимә булып урнашкач, көнкүрешләренең ничек рәтләнгәнлеген язып үткән. Бу чорда Гафури эшсез утырган, гаиләне караучы Зөһрә ханым булган. Сәгыйть Рәмиевнең җәмәгате Бану Әюпованың да мөгаллимә булып эшләве билгеле. Татар зыялыларының хатын-кызларның белемнәрен үстерүгә, тәрәккый карашларын тәрбияләүгә зур көч салулары матди якларының мөшкеллегеннән килеп чыкмадымы икән, дип тә уйлап куясың. Төпле һөнәрле булган, үз-үзен матди яктан тәэмин  итә алган кызга өйләнсәң, гаилә чыгымнарын икәүләп каплап булу турында да онытырга ярамый.
Әмма хатын-кызларның белем ягыннан үсешләре, матди бәйсезлекләре җәмгыятьтә икенче бер күренешкә – аерылышуларның артуына китергән. Мәсәлән, Иж-Бубый мәдрәсәсе мөгаллимәсе Мөхлисә Бубыйның иреннән аерылган булуы  анда укучы кызларга да тәэсир итми калмагандыр.
XX гасыр башындагы татар җырчылары һәм артисткаларына килгәндә, гомумән алганда, чыгышлары белән гади гаиләләрдән булган бу хатыннарның күбесе үзләренең «шикле үткәннәре» белән аерылып торганнар. Бу туташларның андый зина йортларына эләгүләренең сәбәпләре төрле булган. Яшь кызларның, бигрәк тә асрауларның алдану хатирәләре – татар әдәбиятында адым саен очрый торган сюжет. Монда туташларның беркатлылыгы, ирләрнең азгынлыгы, тирә-як мохитнең андый яшьлек хаталарына тискәре карашы – һәммәсе дә әлеге тайгак юлга өстерәүче сәбәп булган. Исеме чыккан хатын кияүгә дә бара алмаган, аның өчен мөселман кардәшләре арасында эш урыннары да ябык булган. Бу шартларда андый хатыннарга артистка-җырчы булып көн күрү мөмкинлеге ачылу, әлбәттә, язмыш бүләге сыман күренгәндер. Һөнәрнең дәрәҗәсе тора-бара күтәрелгән, театр-концертларда намуслары чиста кызлар да катнаша башлаган. Кайберләре, мәсәлән, Суфия Әхмәрова, Әшраф Синяева махсус белем дә алган.
Бай гаиләләрдәге хатын-кызларның тәрәккыйлеге аларның рус мәктәпләрендә укуларыннан, үзләрен иркен тотуларыннан гыйбарәт булган. Кайберләре җәмәгать эшләрендә дә катнашып, хәйрия һәм мәгърифәт юлларында мәшһүр казанышларга ирешкән. Әмма, әче телле Шәйхзада Бабич билгеләвенчә, араларында милләт язмышына битараф булучылары да очраган. «Болар телгә осталар; эчләрендәге юк нәрсәне бар итеп күрсәтә торган бер «сихерләре» бар боларның… Болар үзләре «гимназия»-фәлән кебек мәктәп бусагалары таптап үсәләр. Безнең җилкуарларыбыз шундый кызларны күрәләр дә: «Аллага шөкер! Татар хатыннары уяна башлады», – диләр… Боларга инде татарның шәкерте, мөгаллиме вә милли яшьләре җир кортлары кебек кенә күренә», – дип ачулана шагыйрь.
Әлеге югары катлау хатын-кызларыннан күреп, гади гаиләләрдә туып-үскән туташлар да үзләренең ирекле тормышка, укуга, һөнәр алуга хаклары турында уйлана башлый. Алар арасында милли аңлы кызлар күбрәк була. Болар инде, элекке русча укыган туташлар кебек, «татарка» дип эндәшкәндә, кызарып, кая качарга белми тормыйлар, ә милләт казанышлары өчен горурланып, халык язмышын кайгыртып йөриләр. Бу эшчән ханымнарның саны артуы татар шәһәр мәдәниятенең үсүенә дә бәйле. Европа шаукымы яңа уку йортлары ачылуга китерә, милли әдәбият һәм театр көннән-көн ныгый, татар вакытлы матбугаты үзе бер феноменга әверелә. Мөстәкыйльлек һәм җәмәгать эшчәнлеге мирза-сәүдәгәр хатын-кызларына бер төрле хобби кебек күренсә, мещан-крестьян арасыннан чыккан туташларга исә ул матди якларын кайгыртырга да мөмкинлек биргән.


Лилия Габдрафикова, тарих фәннәре кандидаты

Чыганак

Бүлек: Язмалар | Өстәде: Назлыгөл (14.09.2016)
Караулар: 65 | Теглар: Заһидә бурнашева | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar