Баш бит » 2016 » Сентябрь » 18

(16.11.1912 - 13.10.1981)

     Рәфкать Сәид улы Бегишев - Рабига Бурнашеваның улы, Заһидә Бурнашеваның туганнан туган энесе, минем бабам. 1912 нче елның 16 нчы ноябрендә Рязань өлкәсенең Әҗе авылында Рабига Бегишева (Бурнашева) һәм Сәид Бегишевлар гаиләсендә дөньяга килә.

    Гаиләләре белән Кыргызстанның Фрунзе шәһәренә күчеп, шунда төпләнеп гомер итәләр.

1937 нче елны һөнәре буенча табибә булган Мария исемле кызга өйләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, икесе дә сугышка китәләр.

   Рәфкать бабабызга да, Мәрьям әбиебезгә дә сугыштан исән-сау әйләнеп кайту насыйп була. Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала (Ариф, Фәридә, Рәүф) туа.

    Рәфкать Сәид улы радиода, телевидениедә авыл хуҗалыгы тармагын яктыртучы тапшырулар редакторы булып эшли. Үзе шигырьләр, көйләр иҗат итә. ... Дәвамы »

Караулар: 686 | Өстәде: Laysan | Дата: 18.09.2016 | Фикерләр (0)

(25.03.1924 – 29.03.1999)

Абдрахман Хөсәен улы Бурнашевның кызы, Заһидә Бурнашеваның туганнан туган сеңлесе.  1924 нче елның 25 нче мартында Үзбәкстанда Ташкент шәһәрендә туа. Соңрак Кыргызстанның башкаласы Фрунзе шәһәренә күчеп киләләр. Анда урта мәктәпне тәмамлый.

Казан каласына килә. Монда Казан дәүләт консерваториясенең  хор белән дирижерлык итү бүлегенә укырга керә, аны 1956 нчы елда тәмамлый. 1959 нчы елга кадәр “ТАССР тулуга 10 ел” исемендәге мәдәният йортында эшли.

1959 нчы елда радиокомитетка музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли башлый. Спартак Абдулла улы Садыковка кияүгә чыга. Шул ук елны аларны, тормыш иптәше белән берлектә, телевидениегә эшкә күчерәләр.

... Дәвамы »

Караулар: 613 | Өстәде: Laysan | Дата: 18.09.2016 | Фикерләр (0)