Баш бит » Иҗат җимешләре » Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан » Күренекле татар кызлары

Хәнифә Гыйсмәтуллина
21.09.2016, 19:08

   Томск шәһәрендә мөдәррис гаиләсендә туып, ул заманда ирләр мәдәрәсәсендә укытыла торган дәресләрне атасыннан укый. Озак еллар Сембер губернасында Акчурин фабрикалары янындагы кызлар мәктәпләрендә укытучылык итә. Аның "Тәгъзия" исемле лирик шигырьләр циклы 1897 елда, "Гакыйдәтел-әһлехак" исемле әсәре - 1895, "Тәргыйб" - 1898, "Мәгъдәнел-мәсаил" 1900 елда басыла.

  Бу әсәрләрендә Гыйсмәтуллина кызларны укыту мәсьәләсенә зур әһәмият бирә. Ул кыз балаларны яңа тәртип белән укыта башлый. Укучыларны сыйныфларга аерып укыту, хәрефләрне үзләренә махсус тавышлар белән белдерү, укучыларны чисталыкка өйрәтү, арытмас өчен сабак вакытында аларны көлдереп алу кебек яңалыклар кертә.

  Х.Гыйсмәтуллинаның лирик шигырьләре шагыйрәнең шәхси кичерешләрен, вакытсыз үлгән тормыш иптәшен сагыну моңнарын чагылдыра. Мәхәббәт темасы аның шигырьләрендә иң югары урын ала.

Бүлек: Күренекле татар кызлары | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Хәнифә Гыйсмәтуллина
Караулар: 606 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar