Баш бит » Иҗат җимешләре » Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан » Күренекле татар кызлары

Зәйнәп Сәгыйдә
14.09.2017, 15:42

 Зәйнәп Сәгыйдә әдәбиятка империалистик сугыш елларында килә. Зәйнәп Якупова-Бакирова "Вакыт" газетасы һәм "Шура" журналларында басылган шигырьләре белән тиз арада популярлык казана. Ул Оренбург Каргалысында 1897 елда хезмәткәр гаиләсендә туа. Элек Каргалыдагы кызлар мәктәбендә укый, аннары хосусый рәвештә хәзерләнеп, Оренбургта укытучылыкка имтихан тота. Баг-бостан мәктәбендә укытучылык итү белән бергә, мөстәкыйль рәвештә русча укый, җәмәгать эшләрендә катнаша. 1952 нче елга кадәр Ташкентта техник редактор, корректор булып эшли, шунда пенсиягә чыга.

   Зәйнәп Сәгыйдә үз иҗатын Г.Тукай иҗаты яктылыгында башлый. Аның "Нигә алай?" дигән шигыре Тукайның "Көзге җилләр"е белән бик аһәңдәш.

Зәйнәп Сәгыйдә шигырьләрендә халыклар төрмәсе булган патша Россиясендә сыкранып яшәүче халыкларның авыр тормышы өчен әрнү хисе гәүдәләнә:

Рух үлә һәм нур сүнә монда кара тормыш белә,

Яшь йөрәктә изге уй кибә золым уты белә.

З.Сәгыйдә шигырьләрендә Ватанга мәхәббәт, халыкны сөю, аның киләчәгенә ышану хисләре аерым урын алып тора.

З.Сәгыйдәнең мойка эшчеләре тормышыннан алып язылган "Җүләр егет" дигән кыска хикәясе аның проза жанрында да сәләте барлыгын күрсәтә. Автор бу хикәясендә эшче хатын-кызлар тормышын тасвирлый.

Урал, Идел ярларында тездән суга кереп, иң түбән хезмәт хакына йон юучыларның күбесе татар хатын-кызлары була. "Җүләр егет" хикәясендәге автор Урал буендагы мойка эшчеләре тормышыннан бер сәхифәне яктырта.

Бүлек: Күренекле татар кызлары | Өстәде: Laysan | Теглар: күренекле татар кызлары, Зәйнәп Сәгыйдә
Караулар: 607 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar