ЗАҺИДӘ БУРНАШЕВА

(1895–1977)

      Җәмәгать һәм хатын-кызлар хәрәкәте эшлеклесе, шагыйрә Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева (әдәби тәхәллүсе – Гыйффәт Туташ) 1895 елның 19 октябрендә хәзерге Рязань өлкәсенең Әҗе авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Башта остабикәгә йөреп укырга-язарга өйрәнә, аннары авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Бала чактан ук китап укырга һәм шигырьләр чыгарырга һәвәс була. 1913–1914 елларда Мәскәүдә Гаяз Исхакый наширлеге һәм мөхәррирлегендә чыккан «Ил» газетасы битләрендә «Гыйффәт Туташ» имзасы белән яшь авторның күп кенә шигырьләре басылып, киң даирә укучыларның игътибарын җәлеп итә. Ләкин Заһидәнең әдәби иҗат белән шөгыльләнүе әти-әнисенә ошамый: алар кызны өйдә тоткын сыман бикләп тоталар, укудан-язудан тыялар. Заһидә, бу кырыс шартларга түзә алмыйча, 1915 елда туган йортны ташлап китәргә мәҗбүр була. Якташларының булышлыгы белән ул 1916 елдан Мәскәүдә яши башлый, хосусый дәресләр бирү юлы белән тормышының матди ягын да җайлый. Кызның әлеге кыю адымы шул чорның көндәлек матбугатында киң яңгыраш ала, әдәби җәмәгатьчелек Заһидәгә ярдәмгә килә. 1915–1917 еллар арасында Мәскәүдә «Гыйффәт Туташ шигырьләре» исеме белән шагыйрәнең бер-бер артлы өч җыентыгы дөнья күрә. Татар хатын-кызының, патриархаль тормыш тәртипләре белән килешергә теләмичә, тигез хокуклылыкка, гаделлеккә омтылышын кайнар хис һәм реалистик буяуларда чагылдырган бу шигырьләр («Эзлим», «Көз», «Өмидкә», «Айлы төндә», «Күңлемә», «Сәбат», «Тарсыну», «Әнигә хат» һ.б.) шул заманның яшь буын укучылары, бигрәк тә хатын-кызлар арасында киң теләктәшлек таба. 

       З.Бурнашева 1917 елгы февраль-октябрь вакыйгаларын шатланып каршы ала һәм татар хатын-кызлары арасында беренчеләрдән булып яңа тормышны төзүчеләр сафына баса. 1918 елда ул большевиклар партиясенә әгъза булып керә. Шул ук елда аны Урта Азиягә җаваплы эшкә җибәрәләр. Башта ул Сәмәрканд шәһәрендә «Михнәттәшләр тавышы» («Хезмәттәшләр тавышы», үзбәк телендә) дигән өлкә газетасында әдәби хезмәткәр һәм мөхәррир булып эшли, аннары 1919–1920 елларда Төркестан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының хатын-кызлар белән эшләү бүлегенә җитәкчелек итә. 1920 елның җәендә З.Бурнашева Коминтернның Мәскәүдә уздырылган Икенче конгрессында кунак булып һәм шул ук елда Бөтендөнья хатын-кыз коммунистларының Беренче конференциясе (Мәскәү) эшендә делегат булып катнаша.

      1921–1923 елларда З.Бурнашева ВКП(б) Үзәк Комитетының хатын-кызлар бүлегендә инструктор булып эшли, ә 1924 елның башында яңадан Урта Азиягә китеп, озак еллар буе Үзбәкстан һәм Кыргызстан республикаларындагы партия һәм совет оешмаларында, уку йортларында җаваплы вазифалар башкара. Егерменче еллардан башлап аның турыдан-туры җитәкчелеге астында төрекмән, кыргыз һәм үзбәк кызларыннан күп кенә мәдәният эшлеклеләре – укытучылар, партия-совет хезмәткәрләре, җитәкче кадрлар хәзерләнә.

     З.Бурнашева 1952 елда пенсиягә чыгып, әүвәл Буага кайта, аннары 1957 елда Казанга күчеп, гомеренең ахырларына кадәр актив иҗат тормышы белән яши. 1971 елда аның архив материалларына, үзенең һәм замандашларының истәлекләренә нигезләнеп язган «Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» исемле китабы дөнья күрә.

      Күпкырлы иҗтимагый эшчәнлеге һәм укыту-тәрбия өлкәсендәге хезмәтләре өчен З.Бурнашева «Почет билгесе» ордены, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан республикалары Югары Совет Президиумнарының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

З.Бурнашева 1977 елның 5 ноябрендә Казанда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гыйффәт туташ шигырьләре. – М.: Г.Бурнаш нәшере, 1915. – 54 б. – 3000 д.
Гыйффәт туташ шигырьләре. – М.: Г.Бурнашев нәшере, 1917. – 45 б.
Гыйффәт туташ шигырьләре. – 2 кисәк. – М.: Борадәран Карамышевлар нәшере, 1917. – 16 б. 
Айсылу. Хәнәфи. Зөһрә йолдыз: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1919. – 15 б.
Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 152 б. – 2500 д.

* * *
Зора юлдуз: стихи / пер. с татар. В.Клюева. – Казань: Татгосиздат, 1922. – 13 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА 

Ихсанова Л. Тормыш мәктәбен узганда // Татарстан яшьләре. – 1965. – 19 окт.
Гайнуллин М. Заһидә Бурнашева (1895–1977) // М.Гайнуллин. Татар әдипләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 194–204 б.
Гаташ Р. Искә алыйк Гыйффәт туташларны // Казан утлары. – 2005. – № 10. – 184–185 б.

* * *
Муза Гиффат Туташ // Женщина. – 2003. – № 19. – С. 11.