Баш бит » Иҗат җимешләре » Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан

Бүлектәге материаллар: 9
Күрсәтелгән материаллар: 1-9
Битләр:

1905 елгы революциягә кадәр үк мәкаләләр, шигырьләр белән чыгып, күтәрелеш елларында матбугатта һәм иҗтимагый эшләрдә актив катнашкан язучыларның берсе - М.Мозаффария турында мәгълүмат.

Күренекле татар кызлары | Просмотров: 42 | Загрузок: 0 | Добавил: Laysan | Дата: 15.09.2017 | Комментарии (0)

   Шагыйрә Зәйнәп Сәгыйдә турында мәгълүмат

Күренекле татар кызлары | Просмотров: 34 | Загрузок: 0 | Добавил: Laysan | Дата: 14.09.2017 | Комментарии (0)

(1886-1925)

     Себердә, Благовещенск шәһәрендә, 1886 елда хезмәтче гаиләсендә туа. 1906 елда Уфада кызлар гимназиясен тәмамлый. 1909 елга кадәр Благовещенскида татар мәктәбендә ана теле, хисап дәресләре укыта. 1909 елда ирләр гимназиясе күләмендә имтихан биреп, укытучы дипломы ала һәм мәктәпләрдә рус теле укыта. Хатын-кызлар арасында җәмәгать эшләрендә катнаша. 1905-1906 елда чыга башлаган "Фикер", "Казан мөхбире" һәм "Вакыт" газеталарында хатын-кызлар мәсьәләсе турында мәкаләләр бастыра. Татар кызларыннан укытучылар хәзерләү өчен "Дарел-мөгаллимат" ачуны яклый. Шул хезмәтләрендә Хәнифә Урманова хатын-кызларны политик хокук өчен көрәшергә чакыра. Көнбатыш Европадагы алдынгы хатын-кызларның политик хокук, парламентларда үзләренә урын алу өчен көрәшүләре турында сокланып яза.

 

Күренекле татар кызлары | Просмотров: 73 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 26.09.2016 | Комментарии (0)

    Ф.Алушева - Ф.Әмирханның якын дусты булган укытучы Ризван Алушевның тормыш иптәше. Ул 1886 елда Себердә хезмәткәр гаиләсендә туа. Элек күп еллар Себердә Ачинск шәһәрендә, совет чорында Башкортстанда укытучылык итә һәм пенсиягә чыга. Ризван белән Фәрханә Алушевлар күп еллар Ф.Әмирхан белән хат алышалар. Ф.Алушеваның "Фикер" газетасында басылган мәкаләләре үзләренең үткен эчтәлекле булулары белән аерылып торалар. Ул инде хатын-кызны ачыктан-ачык көрәшкә чакыра: "Хөр булуны теләсәгез, вакыт кичекмәстән үзегез иркенлек алырга тырышыгыз. Патша думасыннан, буржуазиядән азатлык көтү - ялгыш хыял ул, - ди. - Дума депутатларыннан азатлык турында һичбер нәрсә көтәргә ярамый. Һичбер бай хезмәтчесенең файдасына вә һичбер бояр крестьян тормышының яхшыруына тырышмый!"

    Ф.Алушева хатын-кызлар азатлыгы проблемасын дин-шәригать кушканча түгел, бәлки җәмгыятьнең материаль тормышын үзгәртү нигезендә хәл итү зарурлыгынг аңлата. Хатын-кызларның акыл, фикер йөртү өлкәсендә ирләр кебек үк сәләтле булуын күрсәтеп, аларны азатлык өчен көрәшүче ирләр сафына өнди. Ф.Алушева киләчәккә өмет белән карый: "Күп вакыт кичмәс, татар хатыннарының хәзерге мәгыйшәте вә куркыныч хәятлары музәханә вә театр кичәләрендә генә калачак", - дип ышана. Ул 1958 елда Уфада үлә.

Күренекле татар кызлары | Просмотров: 48 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 26.09.2016 | Комментарии (0)

   Галимә Рәхмәтуллинаның "Аналарга яднамә" дигән әсәре 1903 елда, "Иҗмагъ ишеге" 1906 елда басыла. "Аналарга яднамә"дә ул бала тәрбиясе турында яхшы киңәшләр бирә. Баланың тирә-юне, иптәшләре аның тәрбиясенә зур йогынты ясавы турында яза. Баланың кулына акча бирү, аны артык иркәләү бала тәрбиясендә кире нәтиҗәләргә сәбәп булуы турында сөйли. Балага атаклы кешеләр, тугры адәмнәр хакында язылган хикәя-китаплар укуның әһәмиятен күрсәтә.

  Галимә Рәхмәтуллина "Иҗмагъ ишеге"(1906) дигән китабында көнчыгыш әдәбиятыннан файдаланып язылган бер хикәя урнаштыра. Хикәядә күрсәтелгән урын һәм персонажлар чит географик җирлектән алынган. Туренка тавында бик күп еллар гомер итүче бер шәех янына өч мөсафир килеп туктый. Аларның исемнәре үк нәрсә эзләп йөрүләре турында сөйли. Картракларыннан булган Гакыл исемлесе мең елдан бирле Хакыйкать дип исемләнгән атасын эзли һәм барлык кешеләрнең дә акыл белән эш итүләрен, бер-берсенә дус булып яшәүләрен күрәсе килә. Ләкин ул аны таба алмый.

    Шуңа кушылып, Каһәретдин исемлесе: "Мин дә, кардәшем Гакыл кебек, дөнья халкы арасыннан куылдым... Патшалар вә аларның янында вәзирләр вә мәмләкәт хөкемендә казыйлар вә мөрит тәрбиясендә ишаннар, мәхәллә тәрбиясендә муллалар сәбәбе илә дөнья халкы бозыклык дөньясына гарык булды", - ди.

     Өченче туганнары булган Гаделетдин сүзне болай дәвам иттерә: "Күпме гадел нурыны вә гадел хәятыны дөнья тәрбиясенә аңлатсам да, һич бәндәләргә тәэсир бирә алмадым. Адәм балалары бердәй күрелеп, бәндә үзен башка милләтләрдән вә яки җенесләрдән артык күрмәсен. Мәгыйшәт, дөнья тереклегендә аларга якын, дус булсын... Нәсел аермасы вә җенес үзлеге игътибарга алынмасын. Мәгәр хезмәт ияләре йөзендә аларның күркәм сыйфатлары, ягъни иҗтиһат, ният, гамәлләре - халык файдасына хезмәтләре игътибарга алынмак лазим".

     Вакыйганың чит географик обстановкадан алынуы, персонажларның әкият геройлары кебек сөйләүләре монда фикерне уздыру чарасы булып кына тора. Язучы шунда уздырылган фикерләр ярдәмендә үз вакытындагы гаделсезлекләрне тәнкыйть итә. Әсәр ахырында китерелгән халыклар арасындагы тигезлек, дуслык идеяләренең яклануы, халык файдасына  гына булган хезмәтләр генә игътибарга алынырга тиешлегенә басым ясап күрсәтелүе аеруча игътибарга лаеклы. Бу инде әсәрнең заман сулышы белән сугарылганлыгы турында сөйли.

Күренекле татар кызлары | Просмотров: 71 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 25.09.2016 | Комментарии (0)

   Газизә Сәмитова 1862 елда, Астрахань өлкәсенең Ташлыяр авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә туа. Ул чорда әдәбиятка килгән татар хатын-кызлары мәгърифәт, кыз балаларны дин күләгәсендә тәрбия итү мәсьәләләре турында гына язган булсалар, Сәмитова, тагын да алгарак китеп, үз шигырьләрендә хатын-кызлар азатлыгы мәсьәләсен яклап чыга. Тик ул да азатлыкны үзе теләгән кешегә кияүгә чыгу хокукы белән генә чикли. 

  Газизәне ата-аналары сөйгән егетеннән аерып, үзе теләмәгән кешегә бирәләр. Бу хәл кызда тирән яра - әрнү калдыра. Ул гомере буена сөйгән егетен оныта алмый.

    Шагыйрә үз иҗатында татар хатын-кызының хәсрәтле тормышын, ирексезлеген халык поэзиясе рухында һәм үлчәмендә сурәтләп, болай ди:

Түзәмен авыр булса да,

Еламыйм күңелем тулса да,

Кайгырмыймын гомер үткәнгә,

Үкенәмен зая киткәнгә...

   Үз тормышының караңгылыкта үтүенә борчылып шигырьләр язган бу укымышлы кыз да хокуксызлыкка каршы көрәшергә көч таба алмый.

   Ләкин күпме генә сабыр итеп тормасын, күңеле тынычланмый, аның хәсрәте җыр булып ташып чыга:

Кайгым да артканга түзәлмичә

Йыр чыгарып йырлыйм хурланып...

   Бу, әлбәттә, татар хатын-кызларының күпләре өчен уй-хисләрен гәүдәләндерүнең бердәнбер чарасы булды.

Күренекле татар кызлары | Просмотров: 70 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 25.09.2016 | Комментарии (0)

  Мәгърифәтче Каюм Насыйри үзе башлаган язучылык эшенең туганнары тарафыннан дәвам иттерелүен бик теләгән. Ул бу турыда 1880 елда басылган шәҗәрәсендә искә ала. Чыннан да, әле К.Насыйри исән вакытта ук, аның энесе Габделкавиның кызы Хәбирә Насыйрия язу эшләре белән шөгыльләнә башлый. Аның "Татар әдәби телендә кулланыла торган гарәп, фарсы һәм төрки сүзләр сүзлеге" исемле хезмәте 1902 елда басылып чыга. Бу хезмәт, һичшиксез, Каюм Насыйри җитәкчелегендә барлыкка килгән. Хәбирә Насыйрия төзегән икенче китап 1904 елда басылган. Бу китап реалистик яктыртылышта саф татар телендә язылган новеллаларны һәм хикәяләрне эченә ала. Китап Каюм Насыйри хезмәтләре үрнәгендә төзелгән. Кызганычка каршы, Хәбирә насыйрия бик яшьли (1912 елда) вафат була.

Күренекле татар кызлары | Просмотров: 34 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 21.09.2016 | Комментарии (0)

    Томск шәһәрендә мөдәррис гаиләсендә туып, ул заманда ирләр мәдәрәсәсендә укытыла торган дәресләрне атасыннан укый. Озак еллар Сембер губернасында Акчурин фабрикалары янындагы кызлар мәктәпләрендә укытучылык итә. Аның "Тәгъзия" исемле лирик шигырьләр циклы 1897 елда, "Гакыйдәтел-әһлехак" исемле әсәре - 1895, "Тәргыйб" - 1898, "Мәгъдәнел-мәсаил" 1900 елда басыла.

  Бу әсәрләрендә Гыйсмәтуллина кызларны укыту мәсьәләсенә зур әһәмият бирә. Ул кыз балаларны яңа тәртип белән укыта башлый. Укучыларны сыйныфларга аерып укыту, хәрефләрне үзләренә махсус тавышлар белән белдерү, укучыларны чисталыкка өйрәтү, арытмас өчен сабак вакытында аларны көлдереп алу кебек яңалыклар кертә.

  Х.Гыйсмәтуллинаның лирик шигырьләре шагыйрәнең шәхси кичерешләрен, вакытсыз үлгән тормыш иптәшен сагыну моңнарын чагылдыра. Мәхәббәт темасы аның шигырьләрендә иң югары урын ала.

Күренекле татар кызлары | Просмотров: 48 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 21.09.2016 | Комментарии (0)

(1876-1906)

      Казан өязе Кышлау авылында мулла гаиләсендә туа. Ул ирләр мәдрәсәсендә укытыла торган дәресләрне атасыннан ала. Үзлегеннән гарәп теле һәм әдәбияты белән таныша. Русча өйрәнеп, хисап, география фәннәре белән дә кызыксына. 1895 елда, иргә чыгу уңае белән, Касим өязе Яубаш авылына күчә, анда кызлар мәктәбе ачып, укытучылык итә. Бер үк вакытта язучылык эше белән дә шөгыльләнә. 1892-1903 елларда аның "Тәргыйбелбәнат", "Хөснел-васия" һәм "Мөгаширәт әдәбе" исемле әсәрләре басылып чыга.

     "Тәргыйбелбәнат" исемле китабында ул кыз балаларны укытуның кирәклеге турында яза. "Мөгаширәт әдәбе" әсәрендә хатыннар белән ирләр, каенана һәм киленнәр, үги аналар һәм үги балалар арасындагы кире мөнәсәбәтләрне бетерү юлларын күрсәтергә омтыла. Тормыштагы начар күренешләрне бетерү өчен гыйлем-мәгърифәтне киң җәелдерергә димли.

     1905 елгы революөия иреккә сусаган татар хатын-кызларын да канатландыра. Аларның алдынгырак карашлы вәкилләре матбугатта үз фикерләрен язып чыга башлыйлар. Шундыйларның берсе булган Г.Биктимерова революцияне шатланып каршы алуы турында аерым шигырь яза.

     Ул шигырендә Биктимерова "Наданлык бакчасына революция үлем алып килде, халыкның үзе теләгәнчә яшәвенә, язучыларга үз фикерләрен язарга мөмкинлек туды" - дип җырлый. Ул хатын-кызларны укыту кирәклеге турында мәкаләләр яза. Укытучылар хәзерләү өчен ике еллык кызлар мәктәбе оештыруга теләге барлыгын белдереп, мәктәпнең уку планына география, табигать, тарих фәннәрен кертмәкче була. Ләкин ул теләгенә ирешә алмый. 1906 елның ноябрендә вафат була.

Күренекле татар кызлары | Просмотров: 32 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 21.09.2016 | Комментарии (0)