Баш бит » Иҗат җимешләре » Шигырьләр

Бүлекчәдәге материаллар: 11
Күрсәтелгән материаллар: 1-10
Битләр: 1 2 »

Тәртипкә салу: Өстәү вакыты буенча · Исеме буенча · Рейтинг буенча · Фикерләр буенча · Йөкләүләр буенча · Караулар буенча

Гыйффәт туташ иҗатыннан

Шигырьләр | Просмотров: 655 | Загрузок: 0 | Добавил: Laysan | Дата: 15.09.2017 | Комментарии (0)

Ниндидер ак рух безем күктә сихерле көй көйләп,
Йөзде, ялкынлы йөрәктән тәңренең вәхиен сөйләп.
Моңлатып айны вә йолдызлар нәфис чулпанны ул,
Уйгатып, йокларга яткан, изге саф вөҗданны ул.
Серләшеп моңлы күңелләр мәрьҗигы ал таң белән,
Тирбәтеп мәгъсүм йөрәкләрне сихерли наз белән.
«Дөньяда һәрнәрсә дә үз аслына бер әйләнә»
Бер йөзеп алгач та очты Тәңрегә ул рух янә.
Калды ләззәтле, гүзәл моңлар безем күңелдә тик,
Тибрәнеп калды күңелнең кыллары тик, әллә ник!..

Шигырьләр | Просмотров: 354 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 14.09.2016 | Комментарии (0)

Дүрт ягым рухсыз,
Тормышым нурсыз,
Интегә рухым
Эсседә сусыз.

Сибә ай нурын,
Аны нур димим,
Тормыш юлларын да 
Мин юл димим.

Шау-шу, шатлыклар
Миңа чит, никтер...
Сызлыйм, моңланам
Әллә ничектер...

Талпына, сызлый
Һамиан йөрәгем,
Чәчәк аталмый
Изге теләгем.

Илаһи нурлар 
Эзлим, табалмыйм,
Бу вак нурларга 
Туктап кадалмыйм.

Шигырьләр | Просмотров: 329 | Загрузок: 0 | Добавил: Laysan | Дата: 14.09.2016 | Комментарии (0)

Тәңредән килгән миңа бер иң кадерле зур бүләк —
Ул бүләк җир, күк, кояштан, язгы гөлдән изгерәк.

Моңлы чакта ул миңа бүген бер елмая да
Минем күкрәктәге агыр сулышларым җиңеләя.

Күздәге диңгез ташып чыкса, чылатса йөзләрем,
Ул фәрештәмнең кулы сөртә йөзем һәм күзләрем.

Яргалнаса күкрәгем, бәгърем теленсә вак булып,
Әллә кайдан ул килә миңа дару — тиръяк булып.

Ул минем юлдаш, минем сердәш, кадерле дустым ул;
Ул минем дөньям, кояшым, йолдызым! — Йә, кем соң ул?

— Әллә алтынмы? — Түгел! — Җәүһәр? — Түгел! — Соң ни алай?
Улмы? Ул татлы хыял - шул бит минем күгемдә ай!

Шигырьләр | Просмотров: 388 | Загрузок: 0 | Добавил: Laysan | Дата: 14.09.2016 | Комментарии (0)

Агасың, әй гомер, юк сиңа мөһләт;
Гаепле мин, куялмыйм сиңа кыйммәт.

Синең алтын минутларыңны бушка
Сарыф кыйлдым әрәмгә яз вә кышта.

Ачы аһлар эчендә көн дә, төн дә
Янып, әрнеп күңел ямсез төтенгә.

Өмид күгемдәге йолдыз атылды,
Суык тәкъдир минем күңлем катырды.

Хыял бакчамдагы гөлләр өзелде,
Йөрәккә зәмһәрир уклар тезелде.

Минем изге теләкләр очты җилгә,
Ачы яшьләргә шәфкать итми кем дә.

Мин инде монда һич аклык табалмыйм:
«Ахыргы дулкының тизме кагар?» — дим.

Ахыргы дулкыныңны тик көтәм мин:
«Агыз тәнне, җанны күккә күтәр!» — дим.

Шигырьләр | Просмотров: 366 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 14.09.2016 | Комментарии (0)

Яшим читлек эчендә:
юк миңа ямьле көннәр, 
Караңгы дүрт ягым. Юк,
ичмасам, йолдызлы ак төннәр. 
Әсир күңел, әсир җан-тән;
һава тынчык, йөрәк сүнгән. 
Янам ялгыз, көям ялгыз, берәү юк
күз яшем силгән (сөрткән). 
Ничаклы талпынып баксам да,
юк миңа нәҗат (котылу) бер дә; 
Шулай да түзми күңеле
эстәми тормакны тар җирдә... 
Яши ул дәрт белән, төшми,
егылмый ул, һаман рухлы; 
Аңар тәмле хыяллар
күрсәтәләр алда нур-утны.

Шигырьләр | Просмотров: 377 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 14.09.2016 | Комментарии (0)

Ялтырачы күктә, өмид йолдызым,
Сиңа бит төбәлгән
                    минем күңлем күзе.
Кайгыларымны тараттырган да син,
Алга рух берлән караттырган да син.
Ялтыра, дим,
              миңа күрсәт тугъры юл,
Алга бастыр –
             син миңа ярдәмче бул!
                     1913

Шигырьләр | Просмотров: 323 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 27.08.2016 | Комментарии (0)

1
Йөрәк каның белән миңа рәнҗеп,
Хәсрәтләнеп, егълап көясең:
«Төпчек кызым, изге юлдан таеп,
Азып-тузып йөри», – диясең.

Гарьлек белән тулган ана күңле
Әрни кайгы-хәсрәт эчендә.
Иренләрең тетри, күзләреңдән
Яшьләр ага көндез, кичен дә.

 2
Беләм, әнкәй, беләм, авыр сиңа.
Миндән күп өмидләр иткәнсең:
Бай йортлардан килгән яучыларны,
Туйларымны өзлеп көткәнсең.

Казан-табак, аш-су тирәсендә
Маугып гомер итәр дигәнсең;
Дин-гадәтләр колы – тыйнак кына
Бер абыстай булыр дигәнсең.

 3
Үтәмәдем, әнкәй, теләгеңне...
Кеше дигән гали исемне
Түбәнсетеп яшәү мөмкин түгел,
Әсир итеп ирекле хисемне.

Синең юлың мине артка өнди –
Көзге төндәй кара тормышка.
Нәфрәт уты белән мин чыгамын
Ул тормышка каршы сугышка!
                                                            1916

Шигырьләр | Просмотров: 460 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 27.08.2016 | Комментарии (0)

Ул минем аем,

Изге илһамым,

Хыял күгемдә

Нурлы чулпаным.

Эссе йөрәктән

Чыккан җырымны,

Хисле кичләрдән

Алган серемне.

Озын төннәрдә

Тәмле уемны,

Моңсу көннәрдә

Моңлы көемне.

Юлына ташлыйм,

Аңар багышлыйм.

Аның утларын

нурга алышмыйм.

Шигырьләр | Просмотров: 694 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 27.08.2016 | Комментарии (0)

Иделгә охшатам мин күңелемне,

Чынында әллә аңар тиң түгелме?!

Аның төслүк җәелгән ул еракка,

Сузылган ничә мең чакрым озакка.

Шулай гайрәт белән кайный да шаулый,

Бәрә дулкыннарын һич армый-талмый.

Шулай ук ял итә ул кайчагында,

Көрәшмәс, ярсымас төсле тагын да.

Шәфәкънең нурлары кичтә Иделгә

Коелган төсле, һәм минем күңелгә.

Тәҗәлли иткәли кайчакта утлы

Мәхәббәт тәңресе, арчып болытны.

Шәфәкъ нурында мәфтүн Агыйдел күк,

Җемелди шунда күңелем аллы гөл күк.

Шигырьләр | Просмотров: 1031 | Загрузок: 0 | Добавил: Назлыгөл | Дата: 27.08.2016 | Комментарии (0)

1-10 11-11