Баш бит » Иҗат җимешләре » Шигырьләр

Тарсыну
14.09.2016, 19:52

Яшим читлек эчендә:
юк миңа ямьле көннәр, 
Караңгы дүрт ягым. Юк,
ичмасам, йолдызлы ак төннәр. 
Әсир күңел, әсир җан-тән;
һава тынчык, йөрәк сүнгән. 
Янам ялгыз, көям ялгыз, берәү юк
күз яшем силгән (сөрткән). 
Ничаклы талпынып баксам да,
юк миңа нәҗат (котылу) бер дә; 
Шулай да түзми күңеле
эстәми тормакны тар җирдә... 
Яши ул дәрт белән, төшми,
егылмый ул, һаман рухлы; 
Аңар тәмле хыяллар
күрсәтәләр алда нур-утны.

Бүлек: Шигырьләр | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Гыйффәт туташ, Заһидә бурнашева, шигърият, әдәбият, иҗат
Караулар: 383 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar