Баш бит » 2017 » Август » 10 » Сәйдә Сәид кызы Бурнашева (Бегишева)
15:03
Сәйдә Сәид кызы Бурнашева (Бегишева)

    Сәйдә Бурнашева 1921 нче елның 1 нче маенда Казахстанның Петропавловск каласында Рабига һәм Сәид Бегишевлар гаиләсендә туа. Сәйдә кечкенә вакытта ук гаиләләре Әҗе авылына торырга кайта. Кызлары 5 нче сыйныфны тәмамлаганчы, Бегишевлар гаиләсе Әҗедә яши. Гаиләләре Кыргызстан башкаласы Фрунзе шәһәренә күчеп килгәндә Сәйдәгә 10 яшь була. Шулай итеп, кыз урта мәктәптә укуны Фрунзе каласында дәвам итә.

     Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң,  Кыргыз дәүләт медицина институтына дәвалау факультетына укырга керә.

Институтны уңышлы тәмамлаганнан соң, Ыссык Күлдәге "Койсары" курортында табиб булып эшли. Анда дәвалау бүлегенең баш врач ярдәмчесе була.

   Җәмәгате - Абдурахман Бурнашев. Балалары - Наилә, Наил Бурнашевлар.

Караулар: 727 | Өстәде: Laysan | Теглар: Сәйдә Бегишева, Бурнашевлар, Сәйдә Бурнашева | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar