Баш бит » Иҗат җимешләре » Шигырьләр

Идел өстендә...
27.08.2016, 20:57

Шулай ук ял итә ул кайчагында,

Көрәшмәс, ярсымас төсле тагын да.

Шәфәкънең нурлары кичтә Иделгә

Коелган төсле, һәм минем күңелгә.

Тәҗәлли иткәли кайчакта утлы

Мәхәббәт тәңресе, арчып болытны.

Шәфәкъ нурында мәфтүн Агыйдел күк,

Җемелди шунда күңелем аллы гөл күк.

Бүлек: Шигырьләр | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Гыйффәт туташ, иҗат, Заһидә бурнашева
Караулар: 1032 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar