Баш бит » Иҗат җимешләре » Шигырьләр

Өмиткә
27.08.2016, 20:50

Әй өмит күгемдәге ай, ник йөзең күрсәтмисең?

Яшеренәсең һәрвакыт - ник нурларың тибрәтмисең?!

Бер генә ач йөзләреңне, ялтрат тормыш юдым,

Кил, чыгар золмәтле төннән, суз мөкатдәс, ак кулың.

Кил, канатландыр минем җансыз күңелне - очсын ул;

бер илаһи нурга чумсын, күктә уйнап көлсен ул.

Яшеренеп торма әле, тиз кил, иреш, алдымга бас!

Үтмәсен форсатлы чаклар, узмасын бу назлы "яз".

Бүлек: Шигырьләр | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Гыйффәт туташ, иҗат, Заһидә бурнашева, шигырь
Караулар: 982 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar