Баш бит » Иҗат җимешләре » Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан » Күренекле татар кызлары

Хәбирә Насыйрия
21.09.2016, 19:34

   Мәгърифәтче Каюм Насыйри үзе башлаган язучылык эшенең туганнары тарафыннан дәвам иттерелүен бик теләгән. Ул бу турыда 1880 елда басылган шәҗәрәсендә искә ала. Чыннан да, әле К.Насыйри исән вакытта ук, аның энесе Габделкавиның кызы Хәбирә Насыйрия язу эшләре белән шөгыльләнә башлый. Аның "Татар әдәби телендә кулланыла торган гарәп, фарсы һәм төрки сүзләр сүзлеге" исемле хезмәте 1902 елда басылып чыга. Бу хезмәт, һичшиксез, Каюм Насыйри җитәкчелегендә барлыкка килгән. Хәбирә Насыйрия төзегән икенче китап 1904 елда басылган. Бу китап реалистик яктыртылышта саф татар телендә язылган новеллаларны һәм хикәяләрне эченә ала. Китап Каюм Насыйри хезмәтләре үрнәгендә төзелгән. Кызганычка каршы, Хәбирә насыйрия бик яшьли (1912 елда) вафат була.

Бүлек: Күренекле татар кызлары | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Хәбирә Насыйрия
Караулар: 550 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar