Баш бит » Язмалар » Язмалар

И ӨМЕТ!
Бер гасыр элгәре кулына каләм алып матбугатта үз сүзен әйтергә җөрьәт иткән шагыйрә Заһидә Бурнашева хыял җимешләрен – шигырьләрен күктәге айга тиңли. 

Гаять кыйммәт бәяли. Чөнки иҗат итү (һәм ирекле булу!) хокукын әти-әнисенә, төрки дөнья өчен яшәү кануны саналган дини кагыйдәләргә табынмыйча, Язмыш белән көрәшеп яуларга мәҗбүр була ул.

Гыйффәт Туташ

Әнигә хат
 1
Йөрәк каның белән миңа рәнҗеп,
Хәсрәтләнеп, егълап көясең:
«Төпчек кызым, изге юлдан таеп,
Азып-тузып йөри», – диясең.

Гарьлек белән тулган ана күңле
Әрни кайгы-хәсрәт эчендә.
Иренләрең тетри, күзләреңдән
Яшьләр ага көндез, кичен дә.

 2
Беләм, әнкәй, беләм, авыр сиңа.
Миндән күп өмидләр иткәнсең:
Бай йортлардан килгән яучыларны,
Туйларымны өзлеп көткәнсең.

Казан-табак, аш-су тирәсендә
Маугып гомер итәр дигәнсең;
Дин-гадәтләр колы – тыйнак кына
Бер абыстай булыр дигәнсең.

 3
Үтәмәдем, әнкәй, теләгеңне...
Кеше дигән гали исемне
Түбәнсетеп яшәү мөмкин түгел,
Әсир итеп ирекле хисемне.

Синең юлың мине артка өнди –
Көзге төндәй кара тормышка.
Нәфрәт уты белән мин чыгамын
Ул тормышка каршы сугышка!
                                                            1916


* * *
Ялтырачы күктә, өмид йолдызым,
Сиңа бит төбәлгән
                    минем күңлем күзе.
Кайгыларымны тараттырган да син,
Алга рух берлән караттырган да син.
Ялтыра, дим,
              миңа күрсәт тугъры юл,
Алга бастыр –
             син миңа ярдәмче бул!
                     1913

И өмид, 
       күгемдәге ай, 
                    суз мөкаддәс 
                                ак кулың!
Кил, канатландыр
                   минем җансыз 
                    күңелне – очсын ул,
Бер илаһи нурга чумсын, 
                 күктә уйнап көлсен ул.



Гыйффәт туташ – Заһидә Бурнашева хәзерге Рязань өлкәсенә кергән Әҗе авылында бай сәүдәгәр Хөсәен Бурна­шевлар гаиләсендә 1895 елның 19 октябрендә дөньяга килә. Балачактан ук кызыксынучан булуы, укуга һәвәслеге белән күп кенә яшьтәшләреннән аерылып тора ул. Башта остабикәгә йөреп, аннан авыл мәктәбендә сабак ала. Әмма башлангыч белем генә канәгатьләндерми, үзлегеннән укырга, гыйлем үрләрен яуларга омтыла. Фатих Әмирхан әсәрләре, рус әдәбияты белән танышу тәмам «күзен ача», Тукай шигырьләре тәэсирендә ул үзе дә каләм тибрәтә башлый. Унбиш яшьлек кызның беренче шигъри әсәрләре «Ил» газетасы битләрендә (Мәскәүдә Гаяз Исхакый нәширлеге һәм мөхәррирлегендә чыга) 1913–1914 елларда Гыйффәт туташ тәхәллүсе белән күренә башлый.

Әмма бу хәл – кызның китапларга мөкиббән булуы, тагын да «яманрагы» – язарга, димәк, татар кызына тәгаенләнгән язмышны үзгәртергә омтылуы «бай йортлардан килгән яучыларны, туйларын өзелеп көткән» иске карашлы әти-әнисен чын-чынлап хафага сала. «Ниһаять, минем яшерен имза белән матбугатка чыккан шигырь кисәкләрем аларга мәгълүм булгач, минем өстемә кыямәтләр купты. Әллә нинди фаҗигаләр чыкты. Әстерхан имамы Салих мулла Галимбәковның шәригать исемендән сөйләгән сафсаталары, әкиятләре аркасында, мин ахырда анам тарафыннан тәмам өйгә ябылдым».

Әнисе аны тоткын итә: язу әсбапларын тартып алып, бикләп куя. Китапларын яндыралар, дус кызлары белән аралашудан тыялар, беркая чыгармыйлар.

«Шул зинданда ничә айлар буе хаксызга җәберләндем, тиргәлдем, сүгелдем. Әллә нинди газаплар арасында изелдем». Шәхси азатлыкка омтылышын яклауларына өметләнеп, Заһидәнең җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итүе, әлбәттә, тагын да зур гауга – тавыш кубуга сәбәпче була. 

Ата-ана һәм балалар арасындагы низаг чыгу яңалык түгел. Моңа мисаллар җитәрлек. Өлкәннәр тормыш тәҗрибәсен яшьләргә мирас итәргә, күп очракта көчләп тагарга тели, ә яшь буын, борын каната-каната булса да үзенчә яшәүне хуп күрә. Бу – тормыш кануны. Әмма ләкин дини гаиләдә тәрбия-сабак алган кыз баланың баш күтәрүе... 
 

Иреккә омтылган җан күтәрә алмаслык хурлыкларга төшүләр, иң якын, кадерле кешеләре тарафын-нан җәберләнүләр аны хәлиткеч адымга этәргән, күрәсең.


Әйе, кызның әти-әнисе – хәлле сәүдәгәр гаиләсе – яшәү максатын җитеш тормыш итеп күрә. Өсте бөтен, тамагы тук килеш ата-анага каршы бару – яман гадәт. Кырыс мөгамәләнең ахыр максаты кыз баланы укуга һәвәслегеннән биздерү була, әлбәттә. «Ләкин шулай да, күкрәгемдәге мөкаддәс теләгемә аларның куллары җитешмәде, вә андагы изге йолдызларны өзгәләп ташларга булдыра алмадылар. Ахырда, августның 12 сендә, бар нәрсәгә күз йомып, җәнабе Алла хәзрәтләренә өмид багладым да, аларның йортларын ташлап чыгарга мәҗбүр булдым. Чыкканым вакыт бер кат кием белән һәм дә политсә рөхсәте белән чыктым. Минем йорттан һичбер нәрсә алып чыкмавымны шундагы кешеләрнең күрүе һәм дә анамның: «Ул минем акчаларымны урлап чыга торгандыр!» – дип, бөтенесе алдында мине тентеп тә, миннән һичбер нәрсә табылмавы минем вөҗда­нымның ни дәрәҗәдә пакь икәнен белдерсә кирәк. Ләкин шулай була торып та, иртәгесе көнне анам: «Кызым минем нәрсәләремне угырлаган», – дип, приставка жалу биреп, караклыкта гаепләп. миңа нахак бәла такты. Икенче көнендә тагын: «Кызым фахеш­ханәгә бара, Төркиягә кача», – дип, волостной правлениегә язып бирде».

Ана белән кыз арасындагы низаг-гауга куерганнанкуера. Икесенең берсе дә юл куярга, чигенергә теләми. Заһидә туташны мондый адымга барырга этәргән иң зур сәбәп, мөгаен, кыз баланың хокуксызлыгы, үз-үзен як­лый алмавы өчен көенү булгандыр дип беләм. 

1913 елда басылган «Дустым Гайшә хатирәсе» исемле шигыре мисалында ул моны ачык аңлатырга омтыла. Назлы сабый чагында үзе сыман мәгъсүмә (гөнаһсыз) кыз белән дус булуын, тәмле ризыклар бүлешеп, рәхәт­ләнеп уйнауларын, серләшүләрен, әмма унбиш яшенә җитүгә сандугач күк япь-яшь кызны алдакчы бер яучы карчыкның янчык тулы акчага сатуын, илле яшьлек – бер залимгә кияүгә бирүләрен, шул ук кышны бәхет­сез җан – мескенкәйнең үлгәнлеген, бу аяныч хәлне аның һич оныта алмавын Гыйффәт туташның шигъри каләме гаять үтемле тасвирлый. Әмма ләкин Заһидәнең әнисе кызы ничек өзгәләнгәнен әллә күрми-ишетми, әллә ишетеп тә һич аңларга теләми. Җитмәсә, кызын вакытлыча сыендырган туганнар-дусларын да төрлечә гаепләп, уйдырма ялалар ягып, бурлыкта гаепләп, өйләренә тентү кертеп, һәммәсенең теңкәсенә тиеп бетә. Бу гамәле дә нәтиҗә бирмәгәч, кешеләр аркылы кызын үз йортына кайтырга өнди. «Минем бу ифтираларым тик аны өйгә кире кайтарыр өчен, укырга бара алмавы өчен генә», – дип әйттертеп тә карый. Әмма горур кыз мондый җәберләү, рәнҗетүләр, ялган, нахак бәлаләрдән соң кире кайтып керүне күз алдына да китерә алмый. 
 

Заһидә 1917 ел вакыйгаларын шат­ланып каршы ала, татар хатын-кызлары арасыннан беренчеләр­дән булып яңа тормыш төзүчеләр сафына баса. 


Әнисенең кыланмышлары – кызга якты чырай күрсәткән таныш-белеш белән дә талашып, мыскыллы сүзләр белән сүгеп йөрүләре эзсез үтми, билгеле. Яшь шагыйрәне берәү дә фатирга кертми. Әле ярый, ул ярдәмчел, алдынгы карашлы сәүдәгәр Хөсәен Ширин­ский гаиләсеннән чакыру ала һәм, Әҗедә торыр урын калмагач, үзләреннән унике чакрымдагы Богда­ново авылына китә. Сыеныр урын табуына шатланса да, алга таба ничек көн күрергә дигән уй тынгы бирми. Тыныч яши, иҗат итә алмый. «Укырга китәр идем, читкә чыгарга волостной старшина паспорт бирми. Анамның ифтиралары көннән-көн ишәя. Әҗедә үзләрен ярдәмчел һәм тәрәккыйпәрвәр, халык хәдиме итеп танучы агай-эне, аңлырак сыйныфтан саналганнар тарафыннан миңа һичбер ярдәм кулын сузучы, вөҗдан һәм мәрхәмәт наменә хакыйкатьне сөйләр өчен авыз ачучы юк.

Минем гөнаһсызлыгымны, явызларча түктерелгән күз яшьләремне күрә торып та, залимнәр тырнагы астында чытырдавымны ишетеп тә, миңа Әҗе тарафыннан бер мәрхәмәт иясе чыгып, ярдәм кулы сузмагач, хаксызга җәберләнгән вә уку юлында бу кадәр җәһәннәм газаплары күргән бер кызын химаягә (яклап, канат астына алырга) чакырам.

Эссе ком сахраларында сусызлыктан хәле бетеп җиргә егылган, ерткычлар алдына ташланган бер химаясез, көчсез кошчык кебек рәнҗетелгән йөрәгемнән өзелеп чыккан: «Ярдәм, ярдәм!» – дигән авазымның соңгы сулышларыма кадәр нинди дә булса бер мәрхәмәт иясенә килеп ирешер өмиде белән, бу мәкаләне милләт нәзаренә тәкъдим итәм. Милләттән ярдәм көтеп: Заһидә Бурнаши (Гыйффәт)».

«Мәрхәмәт наменә бер үтенеч» дигән ачык хат «Вакыт» газетасының 1915 елгы 6 сентябрь санында басылып чыга. Хат игътибарсыз калмый. Беренче чиратта яшь шагыйрәне алдынгы татар матбугаты яклап чыга. Петербургта укучы татар студентлары «Вакыт» газетасы аша: «Бертуктаусыз яхшылыкка вә югарылыкка омтылган шагыйрәнә күңелнең кара көчкә бирелеп, аның тырнагында кала алмаганын аңлыйбыз. Батырлы­гы алдында тез чүгәбез», – дип теләктәшлек белдерәләр. Озакламый ярдәм дә килә: Заһидәне Мәскәүгә чакырып алалар, эшкә урнаштыралар, ул хосусый дәресләр биреп, тормышын җайлый. «Гыйффәт туташ шигырьләре» исеме белән 1915 елда Мәскәүдә бертуган Карамышев­лар нәширлегендә беренче китабы басыла. Аннан соң, 1916, 1917 елларда, шул ук исем белән тагын ике җыентыгы дөнья күрә. Татар хатын-кызының иске тормыш тәртипләре белән килешергә теләмичә, тигез хокуклылыкка, гаделлеккә омтылышын кайнар хис, реалистик буяуларда чагылдырган бу әсәрләр шул заманның яшь буын укучылары арасында теләктәшлек таба.

1918 елда большевиклар партиясенә кабул ителгән Заһидәне Урта Азиягә җаваплы эшкә билгелиләр. Сәмәрканд каласында үзбәк телендә чыга торган өлкә газетасында эшли. 1919–1920 елларда Төркестан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының хатын-кызлар белән эшләү бүлегенә җитәкчелек итә. Үзбәкстан һәм Кыргызстан Республикаларындагы партия, совет оешмаларында эшләгән татар кызының турыдан-туры җитәкчелеге астында төрекмән, кыргыз һәм үзбәк кызларыннан күп кенә мәдәният хезмәткәрләре – укытучылар, җитәкче кадрлар әзерләнә.

1952 елда, пенсиягә чыккач, әүвәл Буага, аннан Казанга күченеп кайта. Ә шигырьләр, дияр кемдер.

Күрәсең, шигырь күктәге ай кебек күңелләрне нурландыручы нур – якты хыял булып кала. Дөрес, каләмне кулыннан төшермәскә тырыша: архив материалларына, замандашлары истәлекләренә нигезләнеп язган «Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» исемле китабы 1971 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. 1977 елның 5 ноябрендә ул Казанда вафат була.

«Сөембикә», № 11, 2015.

Бүлек: Язмалар | Өстәде: Laysan (20.08.2016)
Караулар: 56 | Теглар: Заһидә бурнашева, Гыйффәт туташ | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar