Баш бит » Иҗат җимешләре » Шигырьләр

Эзлим
14.09.2016, 20:04

Дүрт ягым рухсыз,
Тормышым нурсыз,
Интегә рухым
Эсседә сусыз.

Сибә ай нурын,
Аны нур димим,
Тормыш юлларын да 
Мин юл димим.

Шау-шу, шатлыклар
Миңа чит, никтер...
Сызлыйм, моңланам
Әллә ничектер...

Талпына, сызлый
Һамиан йөрәгем,
Чәчәк аталмый
Изге теләгем.

Илаһи нурлар 
Эзлим, табалмыйм,
Бу вак нурларга 
Туктап кадалмыйм.

Бүлек: Шигырьләр | Өстәде: Laysan | Теглар: әдәбият, Гыйффәт туташ, иҗат, Заһидә бурнашева, шигърият
Караулар: 369 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar