Баш бит » Иҗат җимешләре » Шигырьләр

Хатирә (Мәрхүм Г.Тукаевка багышлыйм)
14.09.2016, 21:17

Ниндидер ак рух безем күктә сихерле көй көйләп,
Йөзде, ялкынлы йөрәктән тәңренең вәхиен сөйләп.
Моңлатып айны вә йолдызлар нәфис чулпанны ул,
Уйгатып, йокларга яткан, изге саф вөҗданны ул.
Серләшеп моңлы күңелләр мәрьҗигы ал таң белән,
Тирбәтеп мәгъсүм йөрәкләрне сихерли наз белән.
«Дөньяда һәрнәрсә дә үз аслына бер әйләнә»
Бер йөзеп алгач та очты Тәңрегә ул рух янә.
Калды ләззәтле, гүзәл моңлар безем күңелдә тик,
Тибрәнеп калды күңелнең кыллары тик, әллә ник!..

Бүлек: Шигырьләр | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Гыйффәт туташ, Заһидә бурнашева, Габдулла Тукай
Караулар: 401 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar