Баш бит » Иҗат җимешләре » Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан » Күренекле татар кызлары

Хәнифә Урманова
26.09.2016, 21:31

(1886-1925)

     Себердә, Благовещенск шәһәрендә, 1886 елда хезмәтче гаиләсендә туа. 1906 елда Уфада кызлар гимназиясен тәмамлый. 1909 елга кадәр Благовещенскида татар мәктәбендә ана теле, хисап дәресләре укыта. 1909 елда ирләр гимназиясе күләмендә имтихан биреп, укытучы дипломы ала һәм мәктәпләрдә рус теле укыта. Хатын-кызлар арасында җәмәгать эшләрендә катнаша. 1905-1906 елда чыга башлаган "Фикер", "Казан мөхбире" һәм "Вакыт" газеталарында хатын-кызлар мәсьәләсе турында мәкаләләр бастыра. Татар кызларыннан укытучылар хәзерләү өчен "Дарел-мөгаллимат" ачуны яклый. Шул хезмәтләрендә Хәнифә Урманова хатын-кызларны политик хокук өчен көрәшергә чакыра. Көнбатыш Европадагы алдынгы хатын-кызларның политик хокук, парламентларда үзләренә урын алу өчен көрәшүләре турында сокланып яза.

Бүлек: Күренекле татар кызлары | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: Хәнифә Урманова
Караулар: 572 | Йөкләүләр: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar