Баш бит » Язмалар » Язмалар

ХХ гасыр башында татар хатын-кызлары хәрәкәте

Тәэминә Биктимирова, тарих фәннәре кандидаты

07.06 09:41

Совет власте елларында хатын-кызларга тигез хокук бирү Октябрь казанышы дип күрсәтелеп килсә дә, бу хәл дөрескә туры килми. Инде әйтелгәнчә хатын-кызларга сәяси хокуклар бирүдә беренче һәм тарихи әһәмиятле адымны нәкъ менә Вакытлы хөкүмәт ясый. Мондый вәзгыятьтә татар хатын-кызлары да яңа рухани уяну кичереп, үз язмышына, үз киләчәгенә якты өметләр баглый. Тарих бүләк иткән уңай форсаттан файдаланып, алар ирекле илдә иркенләп, алда торган бурычлар, чишеләсе мәсьәләләр хакында сөйләшер өчен тарихта беренче тапкыр мөслимәләр корылтаен үткәрер өчен хәзерлек эшләрен башлап җибәрә. Инде 5 мартта ук Мәскәү татар хатын-кызларының җыелышы уза. Алар, үзара киңәшеп, Дәүләт Думасының Мөселман фракциясенә мөрәҗәгать кабул итәләр. Анда мондый юллар язылган була: «Мәскәүдәге мөселман хатын-кызлары Яңа хөкүмәтне тәбрик итәләр. Мәскәү хатын-кызлары кебек Казан, Уфа, Оренбург, Троицки, Әстерхан шәһәрләре хатын-кызлары да ничә гасырлардан бирле тапталган хокукларын сорарлар дип өмет итәбез. ...Аурупа хатын-кызларына күз салып, алардан гыйбрәт алырга кирәк. Алар дөньяның иң хөр, иң иреклеләре булсалар да, үзләре турындагы законнарны бик зарарлы, хәтта кимсетү нигезенә корылган дип табалар» (Сөембикә, 1917, №9, 142 б.). Җыелышның икенче көнендә төрле сыйныф вәкилләре дә чакырыла. Илдәге сәяси үзгәрешләр һәм хатын-кызларның хокуклары хакында сөйләшкәннән соң мондый карарлар кабул ителә:
1. Хатын-кызга гражданлык һәм сәяси хокукларның һәммәсе бирелергә тиеш (моңа ирешү өчен «гражданлык», «хокук» гыйбарәләре (сүзләре) янына максудны ачык белдерү өчен «һәр ике төркемгә, ягъни ирләр вә хатыннарга» дигән сүз арттырылсын.
2. Хатын-кызга хезмәт бәһасе ирләрнеке белән бертигез ителсен. Аналар һәм балалар хакларын саклау кагыйдәсе урнаштырылсын.
3. Киләчәктә ирләр эшләрен ислах кылганда (үзгәрткәндә, төзәткәндә) икенче хатын-кыз (крестьянкалар) ирләр белән бертигез хокукта йөртелсеннәр.
4. Хатын-кызның адәмлек шәрәфен (кадер-хермәтен, затлылыгын) кимсетә торган вәхшилек законнар бетерелсен.
5. Дәхлия (катнашу), гадлия (гаделлек), мәгариф, сәүдә вә һөнәр һәм җир эшләре министрлыкларында хәзер үк хатын-кызлардан торган комиссияләр төзелсен. Бу комиссияләр хатын-кызларга караган мәсьәләләрне, эшләрне башкарып торсын.
6. Һәммә шәһәрләрдә һәм авылларда хәзердән үк хатын-кыз комиссарлар куелсын. Алар дәүләт һәм җәмагать эшләрен эшли башласыннар.
7. Хатын-кызга фабрикалар инспекциясендә, адвокатлыкта, нотариуслыкта һәм башка җәмәгать эшләрендә хезмәт кылуга ирек бирелсен.
8. Әгәр дә Русия чынлап та азат бер мәмләкәт булса, бу таләпләр һич тоткарсыз үтәлсеннәр. Үтәлмиләр икән, «азат гражданнар» дигән сүзнең ирләргә генә икәнчелеген, хатын-кызның әвәлгечә үк хокуксыз хәлдә калдырылганы ачыктан-ачык әйтелсен.
Мәскәү хатын-кызларының таләпләре Дәүләт Думасының Мөселман фракциясенә, эшче депутатлар советына һәм газета журнал редакцияләренә җибәрелә (Сөембикә, 1917, №9, 133 б.) һәм тиз арада бөтен мөселман хатын-кызлар дөньясын кузгата. Оренбург, Уфа, Троицк, Әстерхан хатын-кызларының бер-бер артлы уздырылган җыелышларының барысында да диярлек тигез хокук, азатлык, мәгариф лозунгылары куела. Бу җәһәттән 17 мартта үткәрелгән Оренбург хатын-кызлары мәҗлесе каралары игътибарны җәлеп итә. Алар: Оренбург мөслимәләре җәмгыятен бөтен Оренбург тарафыннан хөрмәт итәрлек итеп әслах кылырга (оештырыга); уку яшендә мәктәп күрә алмаган мөслимәләр өчен «җомга дәресләре» оештырырга һәм Оренбург мөслимәләре өчен дарелмөгаллимәт ачарга; мәгълүмат таратыр өчен авылларга хатын-кызлар җибәрергә, Төркестанда һәм Казагстанда мөселман хатын-кызлары арасында аңлату эшләре оештырырга һ.б.
Оренбург хатын-кызларының эшне колачлап алып бару һәм тугандаш хатын-кызларга да илдәге үзгәрешләрне төшендереп, азатлык көрәшендә ярдәм кулы сузу теләкләре аңлашыла. «Карарларның үтәлешен тәэмин итәргә» дип, алар 9 кешедән «Мөслимәләр комитеты» да оештырып куялар. Аның әгъзалары итеп табибә Разия Сөләйманова, мөгаллимәләр – Маһирә Мөштәриева, Зәйнәп Вәлиева, Мәхфүзә Хөсәенова, Зәйнәп Камалия, Сәкинә Бакирова, Хәдичә Мәрҗания, Сафия Мәхмүдова һәм Тенишева (исеме күрсәтелмәгән) сайлана. Җыелыш соңында ул заман мәҗлесләренең аерылмас бер билгесенә әйләнгән «Уян татар» җыры башкарыла (Сөембикә, 1917, №10, 158 б.)
Югарыда искә алынган җыелышларның барсында да Бөтенроссия мөселман хатын-кызларына гомуми бер съезд кирәклеге хакында да сүз кузгала һәм әгәр була калса дип, вәкиләләр дә сайлана. Мәскәү хатын-кызлары янә үз җенестәшләренә мөрәҗәгать белән чыгалар: «Мөслимә кардәш вә иптәшләр! – диелә анда. – Бу тарихи көннәрдә ханымнарыбызның хәзерге һәм киләчәктәге тормышлары өчен мәйданга чыгып, эшкә тотыныгыз! Яңгырдан соң чыккан гөлләр кебек бердәм күтәрелегез! Сугышка һич кичекмәстән чик куярга тырышыгыз! ...Хәзерге көндә бөтен Русия халкы – русы, яһүде, әрмәне вә башкасы үзара киңәшеп җәмгыятьләр, съездлар ясап, аерым бер фикергә килә, сайлау хәзерлеген күрә. Сайлауда, сайлануда ханымнарга ирләр белән бертигез хокук биреләчәк булганга, аларның ханымнары да ирләре кебек үк эшли, хәзерләнә, төрле оешмалар ясый... Безнең дә эшли, эшкә ярый торган көчләребез бар. Фәкать болар бер җиргә, бер фикергә, бер максат астына җыелмаган... Ханымнар арасына чәчелгән көчләрне бергә җыеп, аерым бер юл белән барыр өчен без бергә җыелырга тиеш» (Сөембикә, 1917, №11, 191-192 б.)
19 мартта Казанда уздырылган хатын-кызлар җыелышын съездны хәзерләүгә турыдан-туры хәзерлек дияргә була. Чөнки аны оешкан төстә үткәрү һәм мадди ягын тәэмин итү өчен җыелышта иганә дә җыела. «Кайбер ханымнар мең сумга кадәр иганә иттеләр» – дип яза «Сөембикә» журналы (Сөембикә, 1917, №11, 191-192 б.). Бу җыелышта Мөселман комитетына әгъзалар да күрсәтелә. Комитетка Хәдичә Ямашева-Таначева һәм Гайшә Юнусовалар сайланса да, бераз вакыттан соң Гайшә урынына Әминә Мостафина кандидатурасы тәкъдим ителә.
Соңыннан, съездны үткәрү өчен «Вакытлы мәркәз бюро» сайланып, аның рәисәсе итеп тә Хәдичә Таначева күрсәтелә. Алгарак китеп Хәдичә ханым Таначеваның тормыш юлы хакында кыскача гына әйтеп үтүне урынлы дип саныйм.
Аның Россия мөселман хатын-кызлары арасында сәләтле оештыручы, дәрәҗәле, зыялы ханым булып формалашуында, һичшиксез Хөсәен Ямашевның (Хәдичәнең беренче ире, аның вафатыннан соң Вәлидхан Таначевка чыга) да, туганы Фуад Туктаровның да йогынтылары булгандыр диясе килә. Татарның олуг затларыннан саналган бу шәхесләр милли азатлык өчен көрәшкә төрле юллар, төрле фикер каршылыклар аша килсәләр дә, тормышлары һәм көрәшләре белеп татар дөньясы тарихында якты эз калдыралар. Хәдичә Таначева да актив көрәшче, без өйрәнгән чорның азатлык көрәшендә, бигрәк тә хатын-кызларның тормышта тигез хокукларын даулап чыгучы. 1917 елдагы активлыгы аның Сталин репрессияләренә дучар итәсен ул әле белми, Россия тарихында беренче мәртәбә уздырылачак мөселман хатын-кызлары корылтаен хәзерләүгә үзенең бөтен көчен сарыф итеп йөри.
Ниһаять 1917 елның 24 апрелендә Бөтенрәсәй мөслимәләре Казандагы беренче корылтае тантаналы шартларда үзенең эшен башлап җибәрә. Кызыл әләмнәр белән бизәлгән «Новый клуб» бинасы хөррияткә, тигез хокук өчен көрәшкә, бөтендөнья хатын-кызлары берләшүгә өндәгән лозунглар белән тулы була. Корылтайга Эчке Россия, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польша сайлаган 71 вәкиләнең барысы да чиксез дулкынлану кичерәләр. Сайланып килүчеләр янына дөньяда күрелмәгән бу хәлне «күрү, ишетү өчен тагын өч йөздән артык хатын-кыз килеп, баштан-ахырга кадәр чын ихлас белән утырдылар», – дип яза Якуб Хәлил. – Чит ирләргә керергә ярамаса да, матбугат вәкилләре өчен махсус урын куелган иде» (Сөембикә, 1917, №11,174 б.)
Корылтайны мәркәз бюро рәисәсе Хәдичә Таначева ача. Килгән вәкилләрне тәбрик итеп, ул: ...Әлегә кадәр безгә хокуксызлыклар, золымнар хакында сөйләшергә иске хөкүмәт ирек бирми иде. Хәзер иске идарә бетте, революция безгә хөррият алып бирде. «Мәркәз бюро» исеменнән шатлыгымызны сезгә белдерәм һәм съездны чын күңелемнән тәбриклим. ...Съезд Мәскәүдә булачак гомуми мөселманнар съездына кертелергә тиеш булган иң әһәмиятле мәсьәләләрне генә тикшерәчәк. Ул мәсьәләләр исә: хатыннарның шәригатьтәге хокуклары; аларның гаиләдә тоткан һәм тотачак урыннары; сәяси хокуклары; иҗтимагый тормышта тоткан урыннары; Учредительное собраниягә катнашулары һәм шуны фәгалиятькә чыгару (эшкә ашыру) һәм хатын-кызларга махсус муәссәләр.
Шушы алты мәсьәлә хакында бюро тарафыннан доклад хәзерләнде. Алар хакында сөйләү, бер карарага килү съезд эше булачак. «Хәерле сәгатьтә мөхтәрәм иптәшләрем!» (Сөембикә, 1917, №11, 174 б.)
Съездның президиумына Сара Әхмәрова (Петроград), булышчылары итеп Фатима Алкина (Уфа), Хәдичә Таначева (Казан), сәркатиблыкка Зөһрә Салихова (Чистай), Мәрьям Гөбәйдуллина (Казан), Хәдичә Мостафина (Казан), Зәйнәб Алиевалар (Казан) күрсәтелә. Докладларны карап, тикшерү өчен биш комиссия сайлана. Хатыннарның гаиләдә тоткан урыннарын һәм сәяси иҗтимагый хокукларын карый торган комиссиягә Гайшә Абызгилдеева (Уфа), Фатима Лотфия (Касыйм), Хәтимә Камалова (Мәскәү), Мәрвәрид Туктарова (Бөгелмә), Өммегөлсем Әсфәндиярова (Ташкент), Рахманколыва Зөләйха (Саратов), Әминә Батыршина (Баку), Мәрьям Гөбәйдуллина (Казан), Фәхрелбәнат Сөләймания (Казан), Сәгадәт Еникеева (Ташкент), Фатима Алкина (Уфа), Заһидә Борнашевалар (Пермь) сайлана.
Съездны укытучылар исеменнән Газиз Гөбәйдуллин, Польша хатын-кызларыннан Мәрьям Криницкая тәбриклиләр. Гаяз Исхакыйның тәбрик телеграммасы алкышлап каршы алына. Хәтимә Камалова тәкъдиме белән татар халкының мәгърифәт өлкәсендәге мәшһүр кызларыннан Зөһрә Акчурина – Гаспринская һәм Фатима – Фәридә Нәүрүзоваларны зал аягүрә торып искә ала.
Яңа төзелгән Мөселман комитеты рәисе Фуад Туктаров, Мөселман хәрби комитеты рәисе Ильяс Алкин үз оешмалары исеменнән съездны гаҗәеп җылы сүзләр белән тәбриклиләр. Тәбрикләүләр башка утырышларда да дәвам иткән.
“Юллардагы тәртипсезләр аркасында яңа килеп җиткән” Кавказ мөслимәләре исеменнән Бакулы Сәлимә Якупова, Рауза Солтангалиева һәм Шәфыйка Гаспинскаялар аеруча дулкынланып тәбрик сүзләре җиткерәләр.
25 апрельдә съезд мәркәз бюро тарафыннан хәзерләнгән докладларны тыңлап карарлар кабул итәргә керешә. Барлыгы алты доклад укыла: “Шәригатьтә хатын-кызларның хокуклары” (докладчы Мәрвәрид Туктарова), “Иҗтимагый-сәяси тормышта хатын-кызлар” (Мәрьям Мөштәриева), «Хатын-кызларның гаиләви хәлләре» (Хәтимә Камалова), “Милли мәсьәләләр хакында” (Мәрьям Мөштәриева, Заһидә Борнашева). Фикер алышуларда татар хатын-кызларыннан хәзер безгә билгеле, таныш затлар Әминә Мөхетдинова, Ләбибә Хөсәения, Мәймүнә Шәфигуллина, Фатима Дәүләткилдеева һ.б. катнашып, бүгенге көн өчен дә әһәмиятен югалтмаган тәкъдимнәр кертсәләр дә, сүз артык озынга китүдән сакланып, кабул ителгән карарларны гына санап күрсәтик:
- ир белән хатын-кыз бертигез танылсын;
- хатын-кызларга иҗтимагый; 
- сәяси эшләрдә катнашырга хокук бирелде, димәк сайлауларда да катнаша алалар;
- күп хатынлылык рөхсәт ителмәсен;
- 8 яше тулган һәр балага уку мәҗбүри булсын һәм кызлар өчен урта һәм югары мәктәпләр ачылсын;
- хатыннарга йөзләрен ачып йөрү тыелмасын;
- уку яшенә җитмәгән балалар өчен бакчалар һәм тәрбия йортлары ачылсын;
- шәһәрләрдә һәм авылларда аналарны саклау (охрана материнства) җәмгыятьләре ачылсын (Сөембикә, 117, №11, 174 б.; Йолдыз, 1917, №1787, 1 мая.) 
Карарлар бер тавыштан кабул ителеп, шунда ук Мәскәү шәһәрендә 1 майда ачылачак Бөтенроссия мөселманнары съездына кую өчен тәкъдим ителә.
Шунысын да әйтеп үтик, татар хатын-кызларында зур съездлар уздыру тәҗрибәсе булмаса да, мәркәз бюро һәм җитәкче оешмалар өсләренә алган эшне уңышлы башкарып чыга алганнар. Алар чыннан да ирләр белән мәгарифтә дә, оештыру эшләрендә дә тигез икәнлекләрен күрсәткәннәр. Матбугатта съезд эше иң югары бәя алган.
Съездда Бөтенроссиядәге барлык мөслимәләр җәмгыятьләрен берләштерү кирәклеге һәм аларның эшчәнлеге Мәскәүдә сайланачак “Мәркәз бюро” (комитет) җитәкчелегендә барачак тиешлеге хакында да әйтелә. “Мәркәз бюро”га биш кеше – Сәлимә Якупова, Заһидә Борнашева, Диләрә Булгакова, Өммегөлсем Әсфәндиярова, Рауза Солтангалиева кандидатуралары тәкъдим ителә. Алар барысы да һәм тагын өч кеше – Хәдичә Таначева, Илһамия Туктарова һәм Мәрьям Криницкаялар – Мәскәүдә ачылачак гомуми мөселман корылтаена вәкилә итеп тә билгеләнәләр.
Съезд тәмамлангач вәкиләләр фотога төшкәннәр (фото сакланган). Кич белән исә вәкиләләр мөслимәләр җәмгыяте файдасына “Сәйяр” труппасы башкаруында Гаяз Исхакыйның “Алдым – бирдем” әсәрен караганнар.
“Съезд татар галәмендә зур шатлык һәм өмет тудырды” дип яза “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Якуб Хәлили.
Чыннан да, хатын-кызларның киләчәк көрәшләрдә зур көч булачагын Беренче Бөтенрусия мөселманнары корылтаенда да раслана. Бу съездда 112 вәкилә катнаша. Шунысы мөһим, әле 1914 елда Петербургта узган корылтайда хатын-кызлар белән аралашырга (сөйләшергә) дә теләмәгән “милләт хадимнәре” 1917 елда мәркәз бюро рәисәсе Сәлимә Якупованы корылтайның президиумына да сайланганнар милләт өчен иң мөһим саналган 13 җитди мәсьәләнең алтынчысы итеп хатын-кыз мәсьәләсен дә билгеләгәннәр.
Әмма карарларны тормышка ашыру өчен хатын-кызларга бөтенләй башка вәзгыятьтә, башка җирлектә бик озак көрәшергә туры килә әле.


Казанда 1917 елның 24-27 апрелендә булып узган Бөтенрусия Мөслимәләренең беренче съезды
вәкиләләре һәм кунаклары исемлеге:

1. Абызгилдиева Гайшә - Уфа
2. Агафурова Сәлимә - Екатеринбург
3. Адамова Фатыйма - Оренбург
4. Аитова Фатиха - Казан
5. Акимбитьева Мәрьям - Казан
6. Акчурина Бәдриҗиһан - Зөябаш, Сембер
7. Акчурина Зөһрә - Гурьевка, Сембер
8. Алиева Зәйнәп - Оренбург
9. Алкина Фатыйма - Уфа
10. Аричия Мәрьям - Әлмәт
11. Әдия Шәфика - Баку
12. Әсфәндиярова Өммегөлсем - Ташкент
13. Әхмәрева Сара - Петроград
14. Әхмәдова Фатыйма - Пермь
15. Әхмәтханова Рөкыя - Пермь
16. Баязитова Мәдинә - Чиләбе
17. Батыршина Әминә - Баку
18. Баһаветдинова Гайшә - Казан
19. Бикташева Марзия - Минзәлә өязе
20. Богданова Нәфисә - Казан
21. Булгакова Диләрә - Кырым
22. Борнашева Заһидә - Мәскәү
23. Бәнүзбирия Зәкия - Теләнче Тамак
24. Бабичева Зәйнәп - Пороховой, Казан
25. Габидия Зәкия - Бишбалта, Казан
26. Габбасова Маһирә - Малмыж
27. Галишия Фатыйма - Әлмәт
28. Гафарова Гөлчәһрә - Сембер
29. Гафарова Зәйнәп - Сембер
30. Гафурова Факиһә - Чистай өязе
31. Гобәева Бәнат - Самара
32. Гобәйдуллина Мәрьям - Казан
33. Дәүләткилдиева Фатыйма - Казан
34. Дусҗанова Акъкәгазь - Мәскәү
35. Еникиева Әсма - Казан
36. Еникиева Сәгадәт - Ташкент
37. Иманкулова Ләмига - Гурьевка, Сембер
38. Исмәгыйлева Рабига - Чистай
39. Йосыпова Нәфисә - Алабуга өязе
40. Йосыпова Хәдичә - Чиләбе
41. Камалова Хатимә - Мәскәү
42. Камалова Зәйнәп - Оренбург
43. Карамышева Фатыйма - Мәскәү
44. Кастрова Гафифәбану - Касыйм
45. Кастрова Хәдичә - Касыйм
46. Корбангалиева - Петроград
47. Криницкая (Киринская) Мәрьям - Минск
48. Коләхмәтева Фатыйма - Мәскәү
49. Кәбирова Зәйтүнә - Чистай
50. Латифия Фатыйма - Касыйм
51. Максудия Зәйнәп - Казан
52. Мансурия Өммегөлсем - Казан
53. Мансурова Рокыя - Малмыж
54. Морадымова Мәрьям - Чистай
55. Мостафина Хәдичә - Казан
56. Мөхетдинова Әминә - Казан
57. Мөхетдинова Мәрьям - Казан
58. Мөштәриева Маһирә - Оренбург
59. Мөштәриева Мәрьям - Казан
60. Нугаева Гөлминур - Мәскәү
61. Рәфикова Әминә - Бишбалта, Казан
62. Рәфикова Өммегөлсем - Пороховой, Казан
63. Рәхманколова Зөләйха - Саратов
64. Салихова Зөһрә - Чистай
65. Сәйфи Абруй - Казан
66. Сәйфуллина Нәфисә - Зөябаш, Сембер
67. Солтангалиева Рауза - Баку
68. Сөләймания Фәхрелбанат - Казан
69. Таначева Хәдичә - Казан
70. Таһирова Әкълимә - Самара
71. Тимбикова Хәдичә - Самара
72. Терегулова Әминә - Казан
73. Туктарова Илһамия - Мәскәү
74. Туктарова Мәрвәрид - Бөгелмә
75. Усинова Сәрвәр - Казан
76. Фәезханова Әминә - Казан
77. Фәйзуллина Хәйнелниса - Мәскәү
78. Фәйзуллина Шәмсия - Пермь
79. Хәмидия Фәхрелбану - Саллы
80. Хәмидия Хәлимә - Яуширмә
81. Хәмидия Шәмсеруй - Теләче Тамак
82. Хәсәнова Зәйнәп - Казан
83. Хөсәения Ләбибә - Казан
84. Шакулова Сара - Казан
85. Шәфигуллина Мәймүнә - Троицк
86. Юнысова Гайшә - Казан
87. Якубова Мәрьям - Чаллы
88. Якупова Сәлимә - Баку
89. Җаббарова Кояш - Мамадыш
90. Җәгъфарова Рабига - Казан

Чыганак: Йолдыз, 1917, 26 апрель; Гасырлар авазы-Эхо веков, 2007, №2, 148-149 б.)

Фотода 1917 елның апрелендә үткәрелгән I Бөтенрусия мөслимәләре съезды делегатларының кайберләре:

Утырганнар: (сулдан унга) I рәт: – 1. Абруй Сәйфи; 2 рәт: 2. Маһирә Мөштәриева, 4. Нәфисә Богданова, 6. Мәрьям Мөштәриева, 9. Фатима Дәүләткилдеева; 3 рәт: 2. Зәйнәп Хәсәни, 3. Фатиха Аитова, 5. Мәрьям Гобәйдуллина, 6. Фатима Әдһәмова, 7. Әминә Фәезханова, 8. Хәдичә Ямашева-Таначева, 9. Хәдичә Мостафина; 4 рәт: 3. Акъкәгазь Дусҗанова, 4. Зәйнәп Камалова, 5. Заһидә Бурнашева, 6. Сәлимә Якупова, 11. Мәкфүзә Казакова, 13. Әминә Терегулова, 14. Мәрвәрид Туктарова, 15. Илһамия Туктарова; 5 рәт: 1. Фәхрелбанат Сөләймания; 6 рәт: 6. Ләбибә Хөсәения, 7. Хәтимә Камалова, 10. Мәрьям Криницкая (?) һ.б.

(Материал автор редакциясендә бирелә).

Чыганак

 
Бүлек: Язмалар | Өстәде: Laysan (15.09.2016)
Караулар: 1488 | Теглар: Заһидә бурнашева, ХХ гасыр башында татар хатын-кызлар | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar