Баш бит » 2016 » Сентябрь » 18 » Фәүзия Абдрахман кызы Бурнашева
15:30
Фәүзия Абдрахман кызы Бурнашева

(25.03.1924 – 29.03.1999)

Абдрахман Хөсәен улы Бурнашевның кызы, Заһидә Бурнашеваның туганнан туган сеңлесе.  1924 нче елның 25 нче мартында Үзбәкстанда Ташкент шәһәрендә туа. Соңрак Кыргызстанның башкаласы Фрунзе шәһәренә күчеп киләләр. Анда урта мәктәпне тәмамлый.

Казан каласына килә. Монда Казан дәүләт консерваториясенең  хор белән дирижерлык итү бүлегенә укырга керә, аны 1956 нчы елда тәмамлый. 1959 нчы елга кадәр “ТАССР тулуга 10 ел” исемендәге мәдәният йортында эшли.

1959 нчы елда радиокомитетка музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли башлый. Спартак Абдулла улы Садыковка кияүгә чыга. Шул ук елны аларны, тормыш иптәше белән берлектә, телевидениегә эшкә күчерәләр.

Үзенең бөтен көчен, сәләтен телевидениегә багышланган олы йөрәкле, фидакарь шәхес Фәүзия Бурнашевага 1974 нче елда Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.

Фәүзия Бурнашева 1987 нче елга кадәр Татарстан телевидениесендә музыкаль тапшыруларның өлкән редакторы вазифасын башкара. Ире Спартак Абдулла улы 1981 нче елга кадәр Казан телеүзәгендә өлкән  инженер булып эшли.

Фәүзия апа 1999 нчы елның 29 нчы мартында Казан шәһәрендә вафат була.

Кызы Наилә һәм оныгы Жанна, оныгының улы Самир бүгенге көндә Казанда яшиләр.

Караулар: 585 | Өстәде: Laysan | Теглар: телевидение, Фәүзия Бурнашева, радио | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar