Сәйдә Бурнашева 1921 нче елның 1 нче маенда Казахстанның Петропавловск каласында Рабига һәм Сәид Бегишевлар гаиләсендә туа. Сәйдә кечкенә вакытта ук гаиләләре Әҗе авылына торырга кайта. Кызлары 5 нче сыйныфны тәмамлаганчы, Бегишевлар гаиләсе Әҗедә яши. Гаиләләре Кыргызстан башкаласы Фрунзе шәһәренә күчеп килгәндә Сәйдәгә 10 яшь була. Шулай итеп, кыз урта мәктәптә укуны Фрунзе каласында дәвам итә.

     Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң,  Кыргыз дәүләт медицина институтына дәвалау факультетына укырга керә.

Институтны уңышлы тәмамлаганнан соң, Ыссык Күлдәге "Койсары" курортында табиб булып эшли. Анда дәвалау бүлегенең баш врач ярдәмчесе була.

   Җәмәгате - Абдурахман Бурнашев. Балалары - Наилә, Наил Бурнашевлар.

Караулар: 726 | Өстәде: Laysan | Дата: 10.08.2017 | Фикерләр (0)

(16.11.1912 - 13.10.1981)

     Рәфкать Сәид улы Бегишев - Рабига Бурнашеваның улы, Заһидә Бурнашеваның туганнан туган энесе, минем бабам. 1912 нче елның 16 нчы ноябрендә Рязань өлкәсенең Әҗе авылында Рабига Бегишева (Бурнашева) һәм Сәид Бегишевлар гаиләсендә дөньяга килә.

    Гаиләләре белән Кыргызстанның Фрунзе шәһәренә күчеп, шунда төпләнеп гомер итәләр.

1937 нче елны һөнәре буенча табибә булган Мария исемле кызга өйләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, икесе дә сугышка китәләр.

   Рәфкать бабабызга да, Мәрьям әбиебезгә дә сугыштан исән-сау әйләнеп кайту насыйп була. Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала (Ариф, Фәридә, Рәүф) туа.

    Рәфкать Сәид улы радиода, телевидениедә авыл хуҗалыгы тармагын яктыртучы тапшырулар редакторы булып эшли. Үзе шигырьләр, көйләр иҗат итә. ... Дәвамы »

Караулар: 655 | Өстәде: Laysan | Дата: 18.09.2016 | Фикерләр (0)

(25.03.1924 – 29.03.1999)

Абдрахман Хөсәен улы Бурнашевның кызы, Заһидә Бурнашеваның туганнан туган сеңлесе.  1924 нче елның 25 нче мартында Үзбәкстанда Ташкент шәһәрендә туа. Соңрак Кыргызстанның башкаласы Фрунзе шәһәренә күчеп киләләр. Анда урта мәктәпне тәмамлый.

Казан каласына килә. Монда Казан дәүләт консерваториясенең  хор белән дирижерлык итү бүлегенә укырга керә, аны 1956 нчы елда тәмамлый. 1959 нчы елга кадәр “ТАССР тулуга 10 ел” исемендәге мәдәният йортында эшли.

1959 нчы елда радиокомитетка музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли башлый. Спартак Абдулла улы Садыковка кияүгә чыга. Шул ук елны аларны, тормыш иптәше белән берлектә, телевидениегә эшкә күчерәләр.

... Дәвамы »

Караулар: 584 | Өстәде: Laysan | Дата: 18.09.2016 | Фикерләр (0)

 

(30.09.1916 - 01.07.1996)

      Абдрахман Хөсәен улы Бурнашевның өлкән кызы, Заһидә Бурнашеваның туганнан туган сеңлесе. Урта Азия якларында туып үскән татар кызын татарларның мәркәзе булган Казан каласы үзенә тарта. Ул Казан дәүләт университетында химия факультетында белем ала. Аны Бөек Ватан сугышына кадәр уңышлы тәмамлаганнан соң Фрунзе шәһәренә кайта.

    Сугыш елларында Фрунзега күчерелгән Биохимия институтында күренекле галим В. Энгельгардт белән таныша. Галим өметле яшь белгечне Мәскәүгә аспирантурага укырга чакыра.

    Шулай итеп, Сафия Мәскәүдә укый, шунда яши башлый. Китаев Хәсән Хәмзә улына кияүгә чыга. Бу гаиләдә ике кыз бала - Динара һәм Галия дөньяга килә.

   Сафия Абдрахман кызы Бурнашева Россия Фәннәр Академиясенең А.Н.Бах исемендәге биохимия институтында эшли, биология фәннәре докторы була.

    Бүгенге көндә кызлары Динара ... Дәвамы »

Караулар: 578 | Өстәде: Назлыгөл | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Заһидә үзе кияүдә булмаган. Тәрбиягә тумышы белән Үзбәкстан якларыннан булган бер кыз бала - Вәлиева Җәмилә Гыйззәт кызын алып үстергән. Җәмилә һөнәре буенча табиб булган.

  

Фотода беренче рәттә уңнан сулга: Заһидә Бурнашева, Җәмилә Вәлиева, Фәүзия Бурнашева

Уңнан сулга: Фәүзия Бурнашева, Җәмилә Вәлиева, Сафия Бурнашева, аның кызы Динара

 

Караулар: 793 | Өстәде: Laysan | Дата: 11.09.2016 | Фикерләр (0)

Абдрахман Бурнашев - Заһидә Бурнашеваның бертуган абыйсы, гаиләдә икенче бала.

Абдрахманның 4 баласы була: Сафия, Рашит, Фәүзия, Рөстәм.

   

Караулар: 982 | Өстәде: Laysan | Дата: 11.09.2016 | Фикерләр (0)

Рабига Бурнашева - Заһидә Бурнашеваның бертуган апасы, Хөсәен Бурнашевлар гаиләсендәге өч баланың иң өлкәне. Җәмәгате - Сәид Бегишев.

Рабига һәм Сәид Бегишевлар гаиләсендә 2 бала дөньяга килгән. Бу - уллары Рәфкать һәм кызлары - Сәйдә.

 

                


Рәфкать Бегишев исә тумышы белән Төмән өлкәсеннән булган Мәрьям (Мария) белән гаилә корып, бик тату гомер кичергән. Аларның 3 баласы - Ариф, Фәридә һәм Рәүф туган.

 

 Ариф Бегишевның улы - Григорий,

Фәридә Бегишеваның  уллары - Хәсән һәм Гадел,

Рәүф Бегишевның кызы - Ләйсән.

 Хәсәннең 2 баласы- Д ... Дәвамы »

Караулар: 1100 | Өстәде: Laysan | Дата: 11.09.2016 | Фикерләр (0)