Баш бит » 2016 » Сентябрь » 18 » Рәфкать Сәид улы Бегишев
16:37
Рәфкать Сәид улы Бегишев

(16.11.1912 - 13.10.1981)

     Рәфкать Сәид улы Бегишев - Рабига Бурнашеваның улы, Заһидә Бурнашеваның туганнан туган энесе, минем бабам. 1912 нче елның 16 нчы ноябрендә Рязань өлкәсенең Әҗе авылында Рабига Бегишева (Бурнашева) һәм Сәид Бегишевлар гаиләсендә дөньяга килә.

    Гаиләләре белән Кыргызстанның Фрунзе шәһәренә күчеп, шунда төпләнеп гомер итәләр.

1937 нче елны һөнәре буенча табибә булган Мария исемле кызга өйләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, икесе дә сугышка китәләр.

   Рәфкать бабабызга да, Мәрьям әбиебезгә дә сугыштан исән-сау әйләнеп кайту насыйп була. Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала (Ариф, Фәридә, Рәүф) туа.

    Рәфкать Сәид улы радиода, телевидениедә авыл хуҗалыгы тармагын яктыртучы тапшырулар редакторы булып эшли. Үзе шигырьләр, көйләр иҗат итә. Аның шигырьләре вакытлы матбугатта еш басыла, ә көйләре, җырлары радио, телевидениедән еш яңгырый.

   Рәфкать Бегишев күп еллар "Советская Киргизия" газетасының баш мөхәррире булып эшли. Шул ук вакытта тәрҗемәчелек эше белән дә шөгыльләнә. Кыргыз теленнән  рус теленә, рус теленнән  кыргыз теленә тәрҗемәләр ясый.

   1981 нче елның 13 нче октябрендә Фрунзе шәһәрендә вафат була.

Караулар: 656 | Өстәде: Laysan | Теглар: Ләйсән Бегишева, Назлыгөл Акбирова, Рәфкать Бегишев, Рәүф Бегишев | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar