Баш бит » 2016 » Сентябрь » 17 » Сафия Абдрахман кызы Бурнашева
20:42
Сафия Абдрахман кызы Бурнашева

 

(30.09.1916 - 01.07.1996)

      Абдрахман Хөсәен улы Бурнашевның өлкән кызы, Заһидә Бурнашеваның туганнан туган сеңлесе. Урта Азия якларында туып үскән татар кызын татарларның мәркәзе булган Казан каласы үзенә тарта. Ул Казан дәүләт университетында химия факультетында белем ала. Аны Бөек Ватан сугышына кадәр уңышлы тәмамлаганнан соң Фрунзе шәһәренә кайта.

    Сугыш елларында Фрунзега күчерелгән Биохимия институтында күренекле галим В. Энгельгардт белән таныша. Галим өметле яшь белгечне Мәскәүгә аспирантурага укырга чакыра.

    Шулай итеп, Сафия Мәскәүдә укый, шунда яши башлый. Китаев Хәсән Хәмзә улына кияүгә чыга. Бу гаиләдә ике кыз бала - Динара һәм Галия дөньяга килә.

   Сафия Абдрахман кызы Бурнашева Россия Фәннәр Академиясенең А.Н.Бах исемендәге биохимия институтында эшли, биология фәннәре докторы була.

    Бүгенге көндә кызлары Динара һәм Галия - икесе дә әти-әниләре юлын сайлаган галимәләр.

Караулар: 579 | Өстәде: Назлыгөл | Теглар: биохимик, Сафия Бурнашева, биология фәннәре докторы, галим | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar