Баш бит » Иҗат җимешләре |
Барлык материаллар: 20 Күрсәтелгән материаллар: 11-20 |
Битләр: « 1 2 |
Ниндидер ак рух безем күктә сихерле көй көйләп, |
Дүрт ягым рухсыз, Сибә ай нурын, Шау-шу, шатлыклар Талпына, сызлый Илаһи нурлар |
Тәңредән килгән миңа бер иң кадерле зур бүләк — Моңлы чакта ул миңа бүген бер елмая да Күздәге диңгез ташып чыкса, чылатса йөзләрем, Яргалнаса күкрәгем, бәгърем теленсә вак булып, Ул минем юлдаш, минем сердәш, кадерле дустым ул; — Әллә алтынмы? — Түгел! — Җәүһәр? — Түгел! — Соң ни алай? |
Агасың, әй гомер, юк сиңа мөһләт; Синең алтын минутларыңны бушка Ачы аһлар эчендә көн дә, төн дә Өмид күгемдәге йолдыз атылды, Хыял бакчамдагы гөлләр өзелде, Минем изге теләкләр очты җилгә, Мин инде монда һич аклык табалмыйм: Ахыргы дулкыныңны тик көтәм мин: |
Яшим читлек эчендә: |
Ялтырачы күктә, өмид йолдызым, |
1 |
Ул минем аем, Изге илһамым, Хыял күгемдә Нурлы чулпаным. Эссе йөрәктән Чыккан җырымны, Хисле кичләрдән Алган серемне. Озын төннәрдә Тәмле уемны, Моңсу көннәрдә Моңлы көемне. Юлына ташлыйм, Аңар багышлыйм. Аның утларын нурга алышмыйм. |
Иделгә охшатам мин күңелемне, Чынында әллә аңар тиң түгелме?! Аның төслүк җәелгән ул еракка, Сузылган ничә мең чакрым озакка. Шулай гайрәт белән кайный да шаулый, Бәрә дулкыннарын һич армый-талмый. Шулай ук ял итә ул кайчагында, Көрәшмәс, ярсымас төсле тагын да. Шәфәкънең нурлары кичтә Иделгә Коелган төсле, һәм минем күңелгә. Тәҗәлли иткәли кайчакта утлы Мәхәббәт тәңресе, арчып болытны. Шәфәкъ нурында мәфтүн Агыйдел күк, Җемелди шунда күңелем аллы гөл күк. |
Әй өмит күгемдәге ай, ник йөзең күрсәтмисең? Яшеренәсең һәрвакыт - ник нурларың тибрәтмисең?! Бер генә ач йөзләреңне, ялтрат тормыш юдым, Кил, чыгар золмәтле төннән, суз мөкатдәс, ак кулың. Кил, канатландыр минем җансыз күңелне - очсын ул; бер илаһи нурга чумсын, күктә уйнап көлсен ул. Яшеренеп торма әле, тиз кил, иреш, алдымга бас! Үтмәсен форсатлы чаклар, узмасын бу назлы "яз". |